0 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

"Башка проблема булмас, дип уйлаган идем..."

Ришат Төхвәтуллин нәрсәгә зарлана?

"Башка проблема булмас, дип уйлаган идем..."
"Башка проблема булмас, дип уйлаган идем..."
Узган елда Ришат Төхвәтуллин чәчен бөдрәләткән иде. Хәзер инде бөдрәләре туйдыра башлаган, ул алардан ничек котылырга белми.

"Дуслар, «чистый надоел» бу кудри. Мин бит аны, бөдрәләтәм дә башка проблема булмас, дип уйлаган идем. Янәсе, укладка ясыйсы булмый, рәхәтләнеп йөрисең. Чынлыкта, аңа көне-төне укладка ясарга кирәк икән. Иртән – беренче чиратта, чөнки ул икенче көнгә менә мондыйга әйләнә. Арыслан кебек йөрисең.

Кыскасы, быелгы программаны түзсәм, киләсе елга бөдрәдән котылам, Аллаһы боерса. Кыска гына укладка ясыйм", – дип сөйли җырчы социаль челтәрләрдә.

"Марат Яруллин да, миннән күреп, үзенә шундый прическа ясатыр инде", – дип тә куйган.
 
Иии, хәсрәтләре бигрәк зур икән шул...

Фото: видеодан скриншот

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: