0 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

Илсөянең концертына улы киләме?

Кызык!

Илсөянең концертына улы киләме?
Илсөянең концертына улы киләме?

Сәхнә артында үскән Нариман хәзер дә әнисенең концертына йөри икән.

Бу хакта Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдә язылуылары сорауларына җавап биргәндә ачыклык керткән. Аларның берсе җырчының улы әнисенең концертларына йөрү-йөрмәве белән кызыксынган.

«Казан концертларына килгәли. Шыпырт кына карап утыра да тыныч кына кайта да китә. Үзен күрсәтмәскә куша», – дип җавап биргән җырчы.

Иии, әнисе янына басып, ике нотаның берсенә туры китереп булса да җырлап тормагач, һичьюгы, сәхнә артында артистлар белән чәйләп тә утырмагач... Бик серле егет булды әле бу Нариман Шиһапов...

Фото: Илсөя Бәдретдинованың шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: