+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Филипп Киркоров ятим калган

Аның әтисе - Русиянең халык артисты Бедрос Киркоров вафат булган.

Филипп Киркоров ятим калган
Филипп Киркоров ятим калган
"Моннан ары мин бала түгел. Бүген, 2025 елның 18 мартында, 15:37 сәгатьтә минем әтием — Русиянең халык артисты Бедрос Киркоров вафат булды, әмма син мәңге йөрәгебездә булачаксың», — дип язган җырчы.

Кече Киркоровның вәкиле Екатерина Успенская ачыклаганча, үлемнең сәбәбе - йөрәге туктау.

Бедрос Киркоров Болгария Варнасында 1932 елда туган. 1962 елда Мәскәүгә килә һәм ГИТИСның икенче курсына алына. Укуы белән параллель рәвештә Москонцертта да эшли. Аның визит карточкасы «Москва — София, София — Москва» программасы була, анда ул Совет-Болгар дуслыгын данлый. Нәкъ менә анда артист башкаруында иң танылган җыр — «Алеша» яңгырый.

Халыкара конкурслар лауреаты. 1992 елда чит ил гражданнары арасында Русиянең беренче атказанган артисты була. 2012 елда Русиянең халык артисты исеменә лаек була.

2005 елда II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнә.


Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас