Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хабиров “Башкортстан яшмасы йорты” музей-күргәзмә үзәге проекты белән танышты. Ул Уфадагы Совет мәйданы янында – Пушкин урамы, 106 адресы буенча урнашачак.
Музей республика өчен мөһим мәдәни мәйданчык булачак. Мәдәният министр Әминә Шәфыйкова сүзләренә караганда, биредә берничә экспозиция залы ачылачак:
✅ “Башкортстан хәзинәләре” – археологик табылдыклар коллекциясе;
✅ “Картиналар галереясе” – күренекле рәссамнар эшләре;
✅ “Кораллар залы” – сирәк очрый торган хәрби экспонатлар;
✅ “Башкортстанның җиде могҗизасы” – табигый һәм мәдәни комарткыларга багышланган бүлек.
Үзәкнең төп бизәге “Яшма бүлмәсе” булачак. Ул 150 квадрат метр мәйданда уникаль “Башкорт мозаикасы” техникасы белән эшләнгән инсталляция рәвешендә тәкъдим ителә. Анда, шулай ук, яшмадан ясалган сәнгать әсәрләре урнаштырылачак.
Радий Хабиров музей концепциясен тизрәк раслап, проект эшләренә конкурс игълан итү һәм яшмадан эшләнгән сәнгать әсәрләрен сатып алу буенча күрсәтмә бирде.
– Бу – зур проект, ул берничә елга, бәлки, унъеллыкка да сузылырга мөмкин. Әмма “Башкортстан яшмасы йорты” республикабызның чын хәзинәсе булачак, – дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы.
Фото: glavarb.ru