+8 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

Башкортстан китапханәләре «Куратор һәм нокта» конкурсының шорт-листына керде

2 апрельдә Рязань өлкәсендә «Милли һәм ведомство проектларын гамәлгә ашыруда Русия төбәкләре үзәк китапханәләренең роле» Бөтенрусия форумында ел саен үткәрелә торган «Куратор һәм нокта» конкурсына тантаналы йомгак ясалачак.

Башкортстан китапханәләре «Куратор һәм нокта» конкурсының шорт-листына керде
Башкортстан китапханәләре «Куратор һәм нокта» конкурсының шорт-листына керде


Ул Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Русия Дәүләт китапханәсе тарафыннан «Урын гение» проекты кысаларында ил төбәкләрендә креатив икътисад үсешенә ярдәм итү максатында тәкъдим ителгән иде. Быел конкурс беренче мәртәбә башланып китте.

Анда катнашучылар - талантларны туплау нокталары һәм аларның кураторлары - үзләренең казанышларын, иҗади алымнарын һәм һөнәри күнекмәләрен күрсәтә алды.

Жюри әгъзалары Русия Федерациясенең 49 субъектыннан 156 гариза карады. Башкортстан китапханәләре 22 заявка биргән, шуларның бишесе шорт-листка эләккән һәм хәзер конкурста җиңүгә дәгъва кыла.

Фото: пресс-службы Минкультуры РБ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: