+16 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

Әкият илендә кунакта!

Башкаланың яңартылган Курчак театрына сәяхәт иң җылы тәэссоратлар калдырды

Әкият илендә кунакта!
Әкият илендә кунакта!

     Уфаның үзәк урамнарының берсендә урнашкан Курчак театры янына килеп җитүгә аның янындагы аллеяда бала-чаганың шат тавышлары ишетелде. Беразга тукталып, аларның уйнаганын күзәтеп тордым. Берничә бала ачык һава астында урнашкан музей объектлары янына килә дә, бер-берсенә белгәннәрен кемузардан сөйли. “Димәк, алар монда еш була”, – дигән уй үтте күңелемнән. Монда, эчтән яктыртылучы саркофаг астында “Карлыгач оясы” (Кырым), “Ватан-Ана чакыра!” (Волгоград), “Лалә-Тюльпан” (Уфа), “Белосарай маягы” (ДХР), “Василий Блаженный соборы” (Мәскәү), “Кижи” (Карелия), “Коломенскида Вознесение гыйбадәтханәсе” (Мәскәү), “Изге Петропавловск кафедраль соборы” (ЛХР), “Русиянең меңъеллыгы” (Бөек Новгород), “Исаакий соборы” (Санкт-Петербург), “Салават Юлаев һәйкәле” (Уфа), “Шүлгәнташ музее” (Башкортстан), Салават Юлаев һәйкәленең миниатюрасы, Башкортстанның дүрт табигать һәйкәле күчермәләре: Инзәр тешчәләре, Торатау, Шүлгәнташ мәгарәсе һәм Турахан мавзолее күчермәләре урнаштырылган. Бу аллея – Уфаның 450 еллыгы кысаларында булдырылган объектларның берсе. Балаларга – киләчәк буынга – илебез, республикабыз мәдәнияте белән танышу, белемнәрен, кызыксынуларын арттыру өчен гаять фәһемле һәм бай мәгълүмат бирүче архитектуралар болар. Ә инде узган елның декабрь азагында “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында колачлы реконструкциядән соң ачылган Курчак театры бинасы ерактан ук үзенә чакырып тора. Яңартылган театр түбәсендә Җир шары моделе урнаштырылган, ул тәүлекнең караңгы вакытында әйләнеп тора. Бинаның фасады да яктыртыла, аның киштәләренә зур курчаклар урнаштырылган.

    

 

  Мин махсус рәвештә “Курчак театрына сәяхәт” дип аталган чарага бардым. Афишада язылуынча, теләгән һәркемгә театр буйлап экскурсия ясау һәм Русиянең, Башкортстанның халык артисты Айрат Әхмәтшин белән остаханәдә катнашу вәгъдә ителде.
Бу көнне ундүрт кеше билет сатып алып, әлеге экскурсиягә килгән иде.
Башкорт дәүләт курчак театрының әдәби бүлек мөдире Диана Гәрәева белдерүенчә, мондагы тамашага утыз кешегә кадәр төркем кабул ителә.
      – Балалар бакчасы, мәктәп укучылары, колледж студентлары һәм өлкәннәрдән дә заявкалар булып тора. Төрле яшьтәге тамашачыларны курчак театрына җәлеп итү өчен барысын да эшләргә тырышабыз. Остаханәне, гадәттә, театрыбызның горурлыгы, аксакалы, курчак актеры, режиссер һәм педагог Айрат Әхмәтшин үткәрә. Айрат Әкрам улы Русиянең халык артисты исемен алган тәүге курчак актерларының берсе. Ул күптән түгел генә 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Һәм шул истәлекле көннәрдә ул илнең иң күренекле театр эшлеклеләренә генә тапшырылучы “Алтын битлек” премиясе лауреаты да булды, – диде Диана Гәрәева.
      Экскурсияне музей архивы мөдире Светлана Захарова алып барды. Ул аны театрның фойесы белән таныштырудан башлады. Ишектән килеп керүгә, каршы диварда сәгать эленгән. Ул Уфа Курчак театрының тышкы як диварында ремонтка кадәр эленеп торган сәгатьнең күчермәсе. Берничә буын тамашачысын каршы алган бу сәгатьне театрның символы буларак сакларга булганнар, ә инде сәгатьнең кайбер детальләре урам якта арт-объект бизәлешендә файдаланылган.
      Фойе биек түшәмдә эленеп торучы зур люстра белән бизәлгән. Экскурсовод әйтүенчә, ул “курчак йөртүче кулы” дип атала. Төсле витражлар һәм дизайнерлык карарлары театрны заманча итсә, диварлардагы төрле еллардагы афишалар зәвык белән урнаштырылып, аның бай тарихы белән таныштыра. Ә инде реконструкциядән соң булдырылган кафе чын-чыннан әкият илен хәтерләтә. “Алтын балык” кафесы Александр Пушкин әкиятләре стилендә бизәлгән. Монда килүчеләрне мәһабәт имән төбендә утырган галим мәче каршы ала. Якты төсләрдәге уңайлы өстәл һәм урындыклар, тәмле кабартмалар, кәнфит, сутлардан сыгылып торган киштәләр һәркемнең игътибарын җәлеп итә.
      Экскурсиягә килүчеләргә Зур залда барган “Русалка” спектакленең репетициясен карау бәхете дә тиде. Монда, 300 урынга исәпләнгән залда, өч дәрәҗәле уникаль сәхнә урнаштырылган. Бу театр труппасының спек­такльләрне оештыру мөмкинлекләрен киңәйтә. Спек­такль­ләрдә курчаклар төрле биеклектә була ала, бу тамашаларны зуррак һәм тамашачылар өчен кызыклырак итә. Заманча җиде видеопроектор тамашачыны тулысынча әкият дөнья­сына алып кереп китә.
     

 Икенче катта урнашкан Курчак музеенда берсеннән-берсе кызыклы экспонатлар белән таныштык. Күргәзмәгә куел­ган элекке спектакльләрдән курчаклар, театрга нигез салучы Мария Николаевна Елгаштинага, Мостай Кәримгә, Айрат Әхмәтшинга багышланган аерым почмаклар кечкенәләргә һәм өлкәннәргә дә бик кызыклы булды.
Театрга сәяхәтебез балалар театр студиясендә дәвам итте. Монда безне аның җитәкчесе Юлия Акбулатова каршы алып, быелгы сезонда эшли башлаган студия белән таныштырды.
Студиядә 7 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар шөгыльләнә. Балалар курчак­ларның ничек тууын һәм спектакльне кую барышын энәсеннән җебенә кадәр өйрәнә. Студиядә шөгыльләнүчеләр курчак театры тормышын эчтән күреп, театр, актерлар, режиссерлар һәм рәс­самнар белән дуслашып, үзләренең беренче курчакларын ясап, аны җан­ландырып, театр сәхнәсендә чын спектакльдә уйнарга да өлгергәннәр.
      – Курчак театрының Балалар театр студиясе программасы баланың иҗади потенциалын һәрьяклап үстерергә ярдәм итә: аның музыкальлеген, фантазиясен, хәтерен, игътибарлылыгын, коммуникатив күнекмәләрен, сәхнәдә үз-үзен тоту сәләтен, халык алдында чыгыш ясау осталыгын, үз хисләрен иҗат аша белдерүен. Еллык курс актерлык һәм курчак йөртү осталыгы, сәхнә хәрәкәте һәм сәхнә сөйләме, курчак ясау технологиясе кебек дисциплиналарны үз эченә ала. Ачык дәресләрдә студиядә тәрбияләнүчеләр үзләренең иҗади эшләрен һәм театр этюдларын әти-әниләренә, кунакларга күрсәтә, ә театр сезоны азагында театр сәхнәсендә йомгаклау спектаклен күрсәтәчәкбез, – диде студиянең җитәкчесе Юлия Акбулатова. Бу бүлмәдә экскурсиядә катнашучылар грим өстәле артына утырып, үзләрен чын артист итеп тоеп, төрле образларны гәүдәләндерүгә ярдәм иткән парикларны киеп карарга һәм фотога төшәргә дә өлгерде, балалар ясаган курчаклар белән дә таныша алды.
      Театрга сәяхәтебезнең икенче өлеше Кече залда дәвам итте. Монда безне Айрат абый Әхмәтшин каршы алды һәм танышуның беренче мизгелләреннән үк үзенең сөйкемлелеге белән тамаша­чыларның күңелен яулады. Ул 16 яшеннән үк театрга килеп, сәхнә эшчесе булып эшли башлавын, аннан соң курчакларга, сәхнәгә гашыйк булып, актер һөнәрен үзләштерүе турында сөйләде. Айрат Әкрам улы 200дән артык роль башкарган. Ул Советлар Союзында гына түгел, Һиндстанда, Венгриядә дә халыкара фестивальләрдә катнашкан. Һинд­стандагы гастрольләр вакытында аңа шул илнең курчагын бүләк итәләр. Ул аны бик кадерләп саклый һәм әлеге курчакны безгә дә күрсәтте. Актер Курчак театры спектакльләрендә уйнаган курчаклар белән таныштырып кына калмыйча, кечкенә эпизодлар да уйнап күрсәтеп, көчле алкышларга күмелде. Пәрдә артындагы тычкан, бүре, төлке, дуңгыз баласының һәркайсының үз характеры, кыланышлары, йөрешләре үзгә булып, бер-берсен һич кабатламады. Ә инде көнчыгыш биюен башкарган сылу курчакның хәрәкәтләренә күз иярерлек тә түгел иде.
Айрат Әхмәтшинның курчак белән чыгыш ясаган эстрада номеры да бар – ул XX гасырның иң күренекле опера җырчыларының берсе Лучано Паваротти. Аның белән ул хөкүмәт концертларында да катнашкан. Лучано Паваротти “чыгыш ясаганда” без аның курчак икәнлеген дә онытып, ләззәтләнеп һәм актерның осталыгына хәйран калып карадык һәм актерны көчле алкышларга күмдек.
      Остаханәдәге тамашаны караган балалар да, өлкәннәр дә актерга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, курчакларны йөртеп карады, ә инде арадагы иң кыю малай Төлке курчагы белән пәрдә артында уйнап карау бәхетенә дә иреште.
     Ярты сәгать урынына бер сәгатькә сузылган остаханә бер тында узып киткәнен сизми дә калдык. Айрат Әкрам улы белән истәлеккә фотога төшкәч, актерга кат-кат рәхмәт сүзләре әйтеп, тамашачылар теләми генә кайтыр юлга кузгалды.
      Фойеда безне Светлана Николаевна тагын да театр тамашаларында һәм экскурсиядә көтеп калуын әйтеп, озатып калды.
      Яңартылган Курчак театрына сәяхәттән бик күп кызыклы мәгълүмат алып, биредә күргәннәргә сокланып, күтәренке кәеф белән кайтырга чыкканда экскурсиядә бергә булган өлкәннәр балалары белән касса янында афишадан репертуарны карап, кайсы спектакльгә киләчәкләре турында фикер алыша иде. Димәк, алар тылсымлы, мавыктыргыч әкият иленә тагын-тагын кунакка киләчәк әле!

Зөһрә ИСЛАМОВА.

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: