Барлык яңалыклар
10

"Концертны бизәде..."

Юмор остасы Данир Сабировның концертында көтелмәгән артист катнашкан.

"Концертны бизәде..."
"Концертны бизәде..."
Данирның Әлмәттә узган концертында әтисе Исламбай әфәнде дә катнашкан. Кайнатасының үзбәк киемнәреннән, милли уен коралында чыгыш ясаган видеосын Миләүшә Сабирова сторисларында күрсәтте.

«Әлмәттәге концертка әтине дә чакырдык. Билет бәясенә кермәгән артист. Күңелле бонус. Концертны бизәде. Әти сәхнәдә бик «гармонично» күренә», – дип яза ул.

Данир Сабировның әтисенең, шулай ук әтисе яклап барлык туганнарының музыкаль сәләте булуын, барысының да бик талантлы кешеләр икәнлеген күп тапкырлар сөйләгәне бар.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: