-5 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

Уфада театр декаднигы узачак

24-29 мартта Уфада театр декаднигы узачак.

Уфада театр декаднигы узачак
Уфада театр декаднигы узачак


Башкала тамашачылары узган сезонның чагу постановкаларын һәм «Бердәм Русия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проектының «Кече шәһәр театрлары» һәм «Балаларга театрлар» проектлары кысаларында куелган Башкортстан театрларының премьера спектакльләрен күрә алачак. Театр декаднигы кысаларында башкала мәйданчыкларында республиканың тугыз коллективының 10 спектакле күрсәтеләчәк.

24 мартта Арслан Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт башкорт драма театры Милли яшьләр театры сәхнәсенә Айбулат Сәсәнбаев пьесасы буенча «Безнең байлыгыбыз» спектаклен тәкъдим итә.

25 мартта Сибай концерт-театр берләшмәсенең «Чулпан» балалар театры Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры сәхнәсендә Александр Тюжинның «Один билет до Марса» пьесасы буенча үсмерләр өчен спектакль куя.

25 мартта Уфа «Нур» татар дәүләт театры сәхнәсендә Стәрлетамак шәһәренең урыс драма театрының «Портрет» спектакле була.

26 мартта Салават дәүләт башкорт драма театры Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры сәхнәсендә Тәнзилә Дәүләтбирдинаның «Мәхәббәт көче» пьесасы буенча мелодрама тәкъдим итә.

27 мартта Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсе (Илшат Йомаголов исемендәге башкорт драма театры) Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры сәхнәсендә Уфа тамашачысына "Диләфрүзгә дүрт кияү» комедиясен күрсәтә.

Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры ике спектакль куя. 27 мартта 16:00 сәгатьтә Николай Гогольнең «Мертвые души» поэмасына нигезләнгән «Брат Чичиков» спектакле күрсәтеләчәк ә 28 мартта 19:00 сәгатьтә «Кара сулар» спектакле күрсәтеләчәк.

28 мартта 16:00 сәгатьтә Башкорт дәүләт курчак театры үзенең иң гадәти булмаган спектакльләренең берсе — «Удивительное путешествие во времени» спектаклен тәкъдим итә.

29 мартта Уфаның Яшь тамашачы театры режиссер Анастасия Гайнанова куелышында «Каштанка» спектаклен күрсәтәчәк.

29 мартта Туймазы татар дәүләт драма театры Уфаның «Нур» татар дәүләт театры сәхнәсендә Чыңгыз Айтматов повесте буенча «Ана кыры» спектаклен тәкъдим итә.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: