-1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

"Марат" кайткан!

Данир Сабиров өлкән кызының туган көненә маймыл бүләк иткән иде дә, ул әллә кая югалып торды.

"Марат" кайткан!
"Марат" кайткан!
Халык моны төрлечә юрады: кемдер, маймыл бүләк итү – шаяру булган, дип уйлаган, күбесе маймылның үсеп китүе, киемнәре матур булуы турында һәм аны алга таба күбрәк күрсәтүне, үзе киенү-киенмәвен дә сорап язган. «Малайлы да булдың», – дип язган берсе.

Һәм менә "Марат" тагын пәйда булды. Видеоларда күренгәнчә, маймыл табын артында чәй эчеп утыра. "Безнең барысы да яхшы, Марат кайтты. Ул баллы чәй ярата, 3 кашык шикәр салабыз",  - ди Данирның хатыны Миләүшә.

Маймыл артистның алдында төшке аш ашый, аннары җырчы белән чираттагы концертларга чакыруда катнаша. Артист аңа татар телен белергә кирәклеге турында гел әйтеп тора. Кыскасы, гаиләнең яраткан бер әгъзасына әйләнеп бара. 

Фото: Сабировның шәхси аккаунтыннан

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: