Кичә Уфа «Нур» татар дәүләт театрында Владимир Жеребцовның пьесасы буенча «Яшик әле...» драмасы күрсәтелде. Спектакльнең режиссеры һәм музыкаль бизәүчесе - Азат Җиһаншин, ә адаптацияләнгән тәрҗемәсен Гөлнур Усманова башкарган.
Сәнгать бизәлеше өстендә рәссам Полина Емельянова эшләсә, видеорәссам Эльвина Тангатарова да тамашачыларга экранда үз эшен тәкъдим итте. Спектакльнең лейтмотивы булган җырның композиторы - Юлай Үзәнбаев, текст авторы - Айгөл Юлъякшина.
Владимир Жеребцов әлеге пьесаны Урал Галиевның повесте буенча язган һәм анда Бөек Ватан сугышы аша үткән буынның катлаулы язмышы тасвирлана. «Яшик әле» спектакле тамашачыларны тылга күчерә, анда сугыш, фронт сызыгы булмауга карамастан, үзенең рәхимсезлеген күрсәтә. Геройлар күп югалтулар аша уза һәм катлаулы әхлакый сайлау ясый.
Повесть Бөек Ватан сугышының реаль вакыйгалары турында бәян итә, һәм бу спектакльгә үзенчәлекле эмоциональ тирәнлек бирә.
Төп рольне – Муса образын Айнур Баянов, аның сөйгәне Гайнисаны талантлы актриса Чулпан Раянова уйный. Спектакльдә шулай ук танылган сәхнә осталары Фина Вәлиева, Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллина, Эльмир Хәертдинов, Эльмир Газизуллин, Альберт Шәйхетдинов һәм башка артистлар катнашты.
Спектакльдән соң коллективны премьера белән Башкортстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ринат Гайсин котлады. Ул артистлар белән аралашты һәм аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде.
Премьераның кабатлау тамашасы бүген һәм 2 апрельдә узачак. Бу хакта Уфа “Нур” татар дәүләт театрының реклама бүлеге хәбәр итә.
Флтл: Эдуард Зарипов.