0 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

Русиядә төрек сериалларын тыярга мөмкиннәр

Хатын-кызлар үзебезнең ирләргә карата кызыксынуын югалта, дип исәпли җәмәгать эшлеклеләре.

Русиядә төрек сериалларын тыярга мөмкиннәр
Русиядә төрек сериалларын тыярга мөмкиннәр
"Русия ветераннары" депутат Виталий Милонов артыннан төрек сериалларына каршы күтәрелде. Җәмәгать эшлеклеләре аларны күрсәтүне тыюны таләп итә, мондый контент илдә демографиягә тискәре йогынты ясый, Русия хатын-кызларының үзебезнең ирләргә карата кызыксынуын киметә һәм гаилә институтын җимерә, имеш. Тиешле үтенечне алар Дәүләт думасына, "Роскомнадзор" һәм Мәдәният министрлыгына юллаган.

«Русия ветераннары» хәрәкәте вәкилләре илдә төрек сериалларын күрсәтүне тыюны таләп итте, дип яза «Абзац» басмасы. Сериаллар «ир-егетнең реалистик булмаган образы» барлыкка килү аркасында Русиядә демографиягә тискәре йогынты ясый, дип саный җәмәгать эшлеклеләре.

"Хатын-кызлар, мондый "сабын опера"ларын карагач, безнең кавалерларга карата кызыксынуын югалта, алардан чит ил кинопродукциясе тарафыннан формалаштырылган, чынбарлыкка туры килми торган гамәлләр көтә", - дип белдерде хәрәкәт рәисе Илдар Рәҗәпов. Аның сүзләренчә, төрек сериалларының популярлыгы арту туучылар санының кимүенә һәм Русиядә гаилә институтының җимерелүенә китерә.

"Русия ветераннары" законнарга "деструктив пропаганда" төшенчәсен кертергә һәм канун дәрәҗәсендә кинопродукциядә бу термин астына нинди элементлар эләгергә мөмкинлеген язып куярга тәкъдим итте.

"Төрек сериаллары - идеологик сугышның бер өлеше, шул исәптән безнең хатын-кызлар өчен. Шунысы кызыклы: Төркиядә Русия сериалларын күрсәтәләрме, анда безнең кино йолдызлары барамы, ә төрек хатын-кызлары җанатарлар сафына төркем-төркем тезеләме? Бик шикле", - дип йомгаклады Рәҗәпов.

Элегрәк төрек сериалларын күрсәтүне тыю кирәклеге турында депутат Виталий Милонов белдерде. Узган җәйдә «Говорит Москва» радиостанциясе эфирында ул төрек проектларын «белиберда» дип атады, аларда «чынбарлыкка туры килми торган тормыш» күрсәтүләрен билгеләп үтте.

Милонов фикеренчә, Төркия "сабын операларын" яратучылар бу илдә чынбарлыкта да барысы да шулай дип уйлый, шуңа күрә төреккә кияүгә чыгу идеясе русиялеләргә кызыклы тоела. Чынлыкта, төрекләр көнкүрештә үзләрен башкача тота һәм хатыннарын кыйнарга да мөмкиннәр, дип ассызыклады ул.

Фото: риа.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: