Район җитәкчесе сүзләренә караганда, Сергей Соловьев автомәктәптә автоинструктор булып эшли. Ул - район мәдәният йортының барлык чараларында даими катнашучы, күп кенә республика һәм төбәк конкурслары лауреаты, ике гран-при иясе.
«Миңа яшь кешеләр белән аралашу бик ошый! - диде Сергей. — Мин инде үземне профессиональ психолог итеп хис итәм".
Тапшыруда ул күңелгә үтеп керерлек «А возраста у женщин нет» җырын башкарды. Сергей белән бергә аның яраткан кешесе Валентина да бар иде. Ул сөйгәнен хуплап кына калмады, ә Андрей Малаховка үзенең шигырьләрен дә бүләк итте.
"Андрей Малаховта кунакка иң якты һәм үзенчәлекле кешеләр җыела, һәм Сергей Соловьев - шуларның якты үрнәге, - ди Гүзәл Насыйрова. - Аңа ныклы сәламәтлек һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!"
Фото: башинформ