Ләйлә Галиева күптән түгел «Йөрмә саклап» җырын чыгарды. Ул ире Рөстәм Галиев белән аерылышканнан соң дөнья күрде. Җыр аларның гаилә хәлләренә багышланганмы? Бу хакта Ләйлә болай ди:
"Бу җыр турында кешеләр, мин махсус заказ биреп, анда шундый-шундый сүзләр булсын, дип яздырылган, дип уйлый икән. Бу алай түгел, әлеге җырның авторлары ул чакта минем гаиләдәге вазгыятьне белми иде әле.
Мин: «Айдар абый, нинди матур җырларыгыз бар, җибәрегез әле», – дип язган идем Айдар Тимербаевка. Ул миңа әзер 3 җырын җибәрде. «Йөрмә саклап» дигәне күңелемә бик ятты һәм мин аны сатып алдым».
«Онытырга чараларын тап та,
Кала алмадык сөюләрне саклап, -
Гаепле тик син һәм мин генә.
Күңелемнең бакчаларын тап та,
Йөрмә әле артларымнан саклап,
Үпкән-кочкан – очкан җилләргә.
Хисләремне телем-телем ваклап,
Өзгәләмә йөрәгемне кат-кат,
Үткәннәргә нигә тияргә...» – дигән сүзләр бар бу җырда.
«Хәзер минем тормышымда барган хәлләр – ниндидер план түгел», – дип тә язган Ләйлә.
Фото: Ләйлә Галиеваның шәхси архивыннан.