Юмор остасы Рамил Шәрәпов төркеменнән тагын бер артист киткән. Шәрәпҗанда узган ел гына эшли башлаган Гүзәлия Хөснетдинова әлеге карары турында социаль челтәрләрдә сөйли:
- Әле ишетеп бетермәгән кешеләр бар икән. Дөрес, дөрес, киттем мин Шәрәповтан. Көтмәгез мине башка концертларда, – дип сөйли ул сторисларында.
«Туйдык бер-беребездән. Отпускыда без», – дип яза да, шунда ук Рамилнең концертларына барырга тәкъдим итә. «Шундый шәп концертны калдырырга ярамый. Кемнәр белми, белегез», – ди.
«Әлегә эшләмибез. Кая киттең, кая урнаштың, дип, бик күп сораулар килә. «Ушла в никуда». Әлегә мин эш эзләүдә. Эзләгән генә юк. Кемнәр белән эшләрмен – әлегә әйтә алмыйм. Мөгаен, концертлар белән берәр эшне параллель алып барырмын. Чөнки минем сәхнәдән дә китәсе килми. Аллаһы Тәгалә юлын күрсәтер әле», – ди артист.
Фото: Рамил Шәрәпвның шәхси архивыннан.