Винарис Ильегет «Татарстанның атказанган артисты» исеменә лаек булган. Дәүләт бүләген тапшыру тантанасын ул 1 елдан артык көткән. Артистка бүләкне кичә Камал театрының яңа бинасында тапшырганнар.
«Котлауларыгыз өчен рәхмәт! 2023 елның октябрендә үк исем бирелгән иде, тик мин бу бүләкне ала алмый торган сәбәпләр бар иде. Ниһаять, алдым! Мин нык шат. Мактаулы исемне кулда тотып торгач, чын атказанган артист итеп хис итәсең үзеңне. Әти-әниемә, якыннарыма, миңа ышанган һәр кешегә рәхмәт. Бик кызганыч, бу мизгелне әти-әнием күрә алмады. Алар аннан да күреп, минем өчен шатланып торадыр, дип уйлыйм», – дигән ул.
Чын күңелдән котлыйбыз!