Үз вакытында ул тамашачысына игътибарсызлык күрсәтергә дә күп сорамаган. Бу хакта ул хәзер ни уйлый?
- Дуслар, бүген бер мөһим темага кагылырга телим. Комментарийлардан күренгәнчә, бу күпләрне борчый. Элек концертларга килмәгән чакларым булды. Аерым шәһәрләрдә бу берничә тапкыр кабатланды. Мин моны яшереп тормыйм, кайчак мөһим сәбәпләре дә булмады. Килмичә калуларым, күпчелек, алкоголь аркасында…
Үземнең һәр концертымда әйтәм – хәзер мин элекке Ринат Рәхмәтуллин түгел. Минем карашларым, принципларым, тормышым тулысынча, 180 градуска үзгәрде. Тагын бер кат кабатлыйм – мин сезне алдамыйм. Бу сезонга планлаштырылган барлык концертларым да үтте һәм үтәчәк, Аллаһы боерса. Хәзер минем максатларым башка. Мин яңадан элекке дәрәҗәмә күтәрелергә, аннан да югарырак үсәргә телим. Үзем өчен тагын да югарырак проектлар әзерлим. Һәм, әлбәттә, бу юлда минем белән сез булмасагыз, кадерле тамашачым, мин бу дәрәҗәгә ирешә алмас идем.
Сезгә зур рәхмәт, сез һәрвакыт минем белән калдыгыз. Мин хәзер башка Ринат Рәхмәтуллин. Элекке хаталарымны кабатламаска сүз бирәм, – дип сөйли Ринат Рәхмәтуллин сторисларында.
Бик ышанасы килә...
Фото: Ринат Рәхмәтуллинның шәхси архивыннан.