Илсөя Бәдретдинова язылучылары белән «Сөйләшик» рубрикасын алып бара.
Анда киңәш сорап язучылар да бар. Күрәсең, шундый көчле хатын-кыз бу очракта нишләр иде икән, дип, аның фикерен беләселәре киләдер...
«Сөеклем миннән 8 яшькә олырак. Кеше нәрсә уйлар? Яратам аны, әмма кеше сүзеннән куркам», – дип язган бер ир заты.
«Каршымда басып торсаң, тутырып, башкача әйтер идем. Кешеләр яшәячәкме ул хатын белән? Алар йоклаячакмы? Хәер, болай дисәң… Кеше сүзеннән куркып торсаң, яшәячәк тә, йоклаячак та», – дип, усал җавап биргән җырчы.
«Үземнән 10 яшькә кечерәк ир-егеткә гашыйк булдым. Ул да минем хисләремә шулай ук җавап бирә. Миңа кыен, нишлим?», – дип сораган бер ханым.
«Нәрсәсе кыен? Күтәреп йөрисеңме әллә? Ал!» – дип язган җырчы.
Менә шундый инде ул Илсөя! Киңәшләре шәпме?