+6 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

Фирдүс Тямаев: "Мин лауреат булганымны белмәдем дә..."

Җырчы ил күләмендә бик абруйлы бүләккә ия булган. Котлыйбызмы?

Фирдүс Тямаев: "Мин лауреат булганымны белмәдем дә..."
Фирдүс Тямаев: "Мин лауреат булганымны белмәдем дә..."
Русиянең Иҗтимагый палатасында «Бергәләп җиңә алабыз» Бөтенрусия игелекле эшләр премиясенең «Халык белән бергә — изгелеккә хезмәт итү» махсус номинациясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.

Әлеге премияне алган бердәнбер татар җырчысы Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев булды, ул СВО зонасында яугирләргә гуманитар ярдәм күрсәтүдә актив катнаша.

Журналистлардан һәм җәмәгать эшлеклеләреннән торган Оештыру комитеты башлангычы белән «Халык белән бергә — изгелеккә хезмәт итү» дип аталган махсус номинация булдырырга карар ителгән. Лауреатлар махсус хәрби операция сугышчылары каршында концертлар белән чыгыш ясый, яңа төбәкләрдә яшәүчеләргә ярдәм итә, гуманитар ярдәм җыюны оештыра, мөһим йөкне шәхсән үзләре илтә, шулай ук, күпбалалы гаиләләргә, балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә, ялгыз пенсионерларга һәм инвалидларга ярдәм итә. Алар әйләнә-тирә мохитне саклау һәм йортсыз хайваннарны коткару белән дә шөгыльләнә.

"Мин әле Мәскәүдән кайтып барам, шундый югары бүләккә лаек булуыма бик шатмын. Нәкъ менә мине билгеләп үтүләре аеруча сөендерә. Мин бернинди дә заявкалар бирмәдем, хәтта бу премия турында белмәдем дә, алар үзләре ничектер исәпләп чыгарган һәм Мәскәүгә чакырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында танылган артистларның күп булуы аеруча сөендерә", - дигән "БИЗНЕС Online"га Фирдүс Тямаев.

Тямаев белән бергә, шулай ук, театр һәм кино актрисасы Яна Поплавская, Ольга Будина, музыкант Жека (Евгений Григорьев), рэп башкаручы Жиган (Роман Чумаков) һәм башкалар лауреат булган.

Премия 2013 елда «Аргументы недели» гәзите тарафыннан гамәлгә куелган иде. Бу вакыт эчендә бөтен илдән йөзләгән волонтер лауреат булган. Максат - аларның эшчәнлегенә игътибарны җәлеп итү һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтү.

фото: "Бизнес Онлайн"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: