Шушы көннәрдә җырчы истәлекле видеоролик алган. Анда Әнвәр Нургалиевның әнисе белән төшкән фотосын ясалма интеллект ярдәмендә җанландырганнар.
«Ясалма интеллект ясаган видеоны миңа җибәрделәр. Монда – безнең әни белән соңгы бәхетле көннәребез. 5 апрельдә ул вафат булды. Барысы да үзгәрде, бары тик кычкырасы һәм елыйсы килә. Әни җитми, аның: «Улым, кайчан кайтасың инде? Нигә шалтыратмыйсың?» – дигән сүзләре җитми. Кадерләгез һәм саклагыз ата-аналарыгызны», – ди Әнвәр Нургалиев шәхси блогында.
Әнвәр Нургалиевның әнисе коронавирустан вафат булды, дип фаразладылар һәм аны махсус табутта җирләделәр. «Мин хәер дә тарата алмадым, кеше янына килеп, әнинең каберенә балчык та ата алмадым. Гәрчә шушындый махсус табутта булган мәет токсиннар чыгармый, кеше аңлап бетермәс дип, махсус бер кеше янына да бармадым», – дип сөйләде соңрак җырчы.
Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан