+13 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

"Ачу килә..."

Фирдүс Тямаевны нәрсә чыгырыннан чыгарган?

"Ачу килә..."
"Ачу килә..."
Бәйрәмнәр, аеруча Ураза гаете белән котлап, открыткалар җибәрүчеләр Фирдүс Тямаевның ачуын кабарткан. «Шалтыратышып сөйләшүгә ни җитә?!» – ди артист.

«Дуслар, менә килешеп бетмим. Азрак ачу да килеп тора. Иртәдән туганнар, дуслар бер үк открыткаларны җибәрәләр. Неужели шалтыратып, бер-беребезгә матур сүзләр әйтеп, урыслар әйтмешли, «вживую» аралашып булмый? Авыр микәнни соң инде? Тот та шалтырат: «Туганым, дустым, сине бәйрәм белән!» – дип. Открыткалар килә дә килә. Балаларыбызга күчтәнәчләр алып, кунакка килеп, коймак ашап булмыймы? Сез ничек карыйсыз бу мәсьәләгә?

Җибәрмәгез миңа открытка. Килегез кунакка, чәем әзер», – дигән Фирдүс.

Күпләр шулай уйлыйдыр, әйеме? Әллә юкмы?


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: