+9 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

“Энҗе чәчтем – энҗе җыям”

Башкортстанның халык артисты, күренекле актер, билгеле җәмәгать эшлеклесе Идрис Кәлимуллинга – 60 яшь

“Энҗе чәчтем – энҗе җыям”
“Энҗе чәчтем – энҗе җыям”

       Мостай Кәримнең Башкортстанны бер яфракка тиңләгән шигырен балачактан беләбез. “Җир шарының картасына карасаң яхшы гына, Башкортстан шул картада бер яфрак чаклы гына”, – дип язган бөек шагыйребез. Илеш районының Шәммәт авылын Башкортстан картасыннан эзләсәң, ул бары тик бер нокта кадәр генә. Менә шушы бәрәкәтле җирдә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Идрис Кәлимуллин, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган журналист Зөфәр Хәмидуллин туган, шифалы һавасын сулаган, җырларда җырланган Сөн елгасында коенган. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, аларның өчесенең дә тамырлары бер нәселгә барып тоташа. Ә бүгенге язманың герое – меңәрләгән тамашачыны искиткеч сәләте, моңлы тавышы, матур һәм эчтәлекле җырлары белән үзенә әсир иткән, матур гомер бәйрәмен билгеләүче Идрис Кәлимуллин.

       – “Туганда ук җырлап тудың син”, – дип әйтә иде кендек әбием. Әнием биш баласының икесен өйдә тапкан. Шуларның берсе – мин. Ә инде кендек әбием күршедә яшәүче Гөлчирә әби булган. Без аңа бервакытта да исеме белән дәшмәдек. Авыл гадәте буенча без аны яратып “якын әби” дип йөрттек, чөнки ул күршедә генә яши иде. Чынында кайчан җырлый башлаганымны белмим, ә менә әтиемнең мине өстәл өстенә (урындыкка түгел!) бастырып җырлатканын хәтерлим. Әтиемнең апасының улы Марат белән авылыбызда йорттан-йортка кереп, җырлап йөргәнем дә күңел түрендә балачак хатирәсе булып саклана. Авылдашларым да миңа гел генә: “Артист булырсың инде син”, – дип юрыйлар иде. Юраганнар юш килә икән ул! Гаиләбездә абый һәм апаларым төгәл фәннәргә бәйле һөнәрләр сайласа, мин сәнгать юлыннан киттем. Урта мәктәпне район үзәгендә – Югары Яркәйдә тәмамладым. Менә шул елларда укытучыларым иҗат юлын сайлауга этәргечне тагын да ныграк бирде. Укытучыларым коллективын райком концертларында катнашырга чакыралар иде. Алар миңа үз коллективында солист буларак чыгыш ясарга мөмкинлек бирә иде. Әлбәттә, бу үз-үземә ышанычны арттырды. Шулай да, минем урманчы булу теләгем дә бар иде, чөнки ул вакытта урманчы һөнәре иң кирәкле һәм авылда дәрәҗәле һәм абруйлы санала иде. Әгәр дә сәнгать институтына керә алмасам, авыл хуҗалыгы институтына керермен дигән уйлар белән укуымны тәмамладым. Имтихан вакытында Фатих Кәрим шигырен укыдым. Имтихан алучылар шигырьне сөйләтеп тә бетертмәде, укырга алынуымны әйтте һәм мин Уфа сәнгать институты студенты булып киттем. Укытучыларымнан бик уңдым һәм аларга гомерем буена рәхмәтлемен, – ди Идрис Батыршәех улы.

       Театр

       Институтны тәмамлаганнан соң Идрис Батыршәех улы Уфада яңа гына оештырылган Яшь тамашачы театрында эшли башлый. Сәләтле актерны тиз күрәләр, ул труппаның әйдәүче актеры булып таныла. Монда сәхнәдәшләре – танылган һәм мәшһүр Олег Ханов, Әхтәм Әбушахманов, Сәвия Сираеваның киңәшләре, дәртләндерүләре яшь актерга ныклы адымнар ясарга, матур образлар тудырырга ярдәм итә. Ә инде 1991 елда Уфада “Нур” татар дәүләт театры ачыла һәм Идрис Кәлимуллин аның беренче актерлары арасында була.
Илдар Юзеевның “Кыр казлары артыннан” драмасында – Малик, Фатыйх Сәйфи-Казанлының “Ямьсез тормыш”ында – Мөхәммәт, Җәүдәт Фәйзи Һәм Таҗи Гыйззәтнең “Башмагым”ында – Галимҗан, Мирхәйдәр Фәйзинең “Адашкан күңел”ендә – Самат, Уильям Шекспирның “Ромео һәм Джульетта”сында – Ромео, Гаяз Исхакыйның “Зөләйха”сында – Сәлимҗан, “Көз” әсәрендә Хәлил образларын тудыра.
       – “Нур”да миңа җиң сызганып, янып эшләргә, бер-бер артлы матур, көчле образлар, рольләр тудырырга насыйп булды. Театрның беренче актерлары арасында булуым белән горурланам. Хәтта ки, Галиәсгар Камал исемен­дәге театрда эшләргә чакыру алгач та, мин яңа гына аякка басып килүче “Нур”ны ташлап китә алмадым, хыянәт итәрмен дип уйладым. Шуңа күрә дә әлеге театр тормышы белән даими кызыксынып торырга тырышам. Бүгенге белән без эшли башлагандагы театр арасындагы шартлар – җир белән күк арасы. Бу бик куанычлы хәл. Шулай да, бе­ренчеләрне онытмасыннар иде дигән теләктә калам, чөнки үткәндәге тарихны белмичә, киләчәккә барып булмый, – ди Идрис Кәлимуллин.

       “Сәйяр”

       Сәйяр – ил гизүче дигәнне аңлата. Идрис Кәлимуллин үзе төзегән эстрада театрына юкка гына нәкъ шушы исемне сайламый. Беренчедән, егерменче йөз башында “Сәйяр” труппасы татар театрының чишмә башында торганлыгын беләбез. Икенчедән, бу җаваплылык өсти. Өченчедән, “Сәйяр” һәрвакыт татар-башкорт халкы арасында дуслык күпере салучы булып тора.
       – Миңа тормышымда берничә тапкыр башлангычларның башында булырга туры килде. Бу, әлбәттә, кешене рухи яктан да баета, минемчә. “Сәйяр”не төзегәч, аны халыкка таныту өчен бөтен көчемне салып эшли, иҗат итә башладым. Монда инде төркемдәшләрем аркадашларым булды. Альберт Шәйхетдинов, Рәлиф Мөхәммәдиев, Мәхмүт Фатыйхов, Дамира Сәетова, Рәфкать Юнысов, Салават Әхсәнов, Марат Шәйбәков, хатыным – скрипкачы Гүзәл һәм башкалар белән иҗат дөньясында бергәләп йөздек, көнне төнгә ялгап эшләдек, – дип хатирә­ләре белән уртаклашты Идрис Кәлимуллин.
      Озакламый “Сәйяр” эстрада театры, исеменә җисеме туры килеп, ил гизә башлый, танылу ала. Төркемнең концертларын Башкортстанда, күрше төбәкләрдә көтеп алалар, шыгрым тулы заллардагы тамашачы көчле алкышларга күмә. Туксанынчы еллар ахырында Баулы шәһәрендәге чараларның берсендә “Сәйяр” дә катнаша. Тамашачылар арасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Хөкүмәтенең министрлары да була. Идрис Кәлимуллин татар халык җыры “Хәмдия”не башкарганда Минтимер Шәймиев хәтта ки үзе дә кушылып җырлый. Ул Идриснең искиткеч таланты белән соклануын яшерми.
       – Кеше тормышында гаять зур әһәмияткә ия очрашулар булып, алар синең язмышыңны да үзгәртергә мөмкин. Минем өчен нәкъ шун­дыйларның берсе – Минтимер Шәрип улы белән очрашу булды. Мин аның чакыруы буенча Казанга бардым һәм Президент, аның ярдәмчеләре белән очраштым. Бу инде “Сәйяр” өчен яңа офыклар ачылу иде. Мин ул очрашуны язмышым бүләге итеп кабул иттем.
       20 апрельдә Уфада юбилей концертым булачак. “Сәйяр” республика иҗат үзәге һәм иҗатташ дусларым белән әлеге тамашаны зарыгып көтәбез. Концерт программасында патриотик темага, әниләр, туган якка сөю турындагы җырлар, спектакль­дән өзекләр булачак. Төрле буын вәкилләренә дә кызыклы булырлык программа төзедек дип уйлыйм, – ди җырчы.

       Язмыш сынавы

       “Аллаһ яраткан баласы өчен сынауларның зурысын бирә” дигән сүзләрне һәркайсыбызның ишеткәне бардыр. Идрис Кәлимуллинга да язмышының авыр сынавын үтәргә туры килә. Гөрләтеп эшләп, зур-зур планнар корып яшәгәндә ул каты чиргә юлыга. Табиблар аңа ике бот сөягенең дә асептик некрозы диагнозын куя һәм аякларына операция ясатмаса, башкача йөри алмаячагын әйтә.
       – Әлеге диагнозны киләчәктә артист булуым өчен хөкем карары, дип уйладым. Бу минем өчен психологик яктан бик катлаулы чор булды. Авыру белән көрәшүгә караганда, күңел төшенкелегенә бирелү һәрвакыт җиңелрәк бит. Шулай да, минем янда якты, изге күңелле, мәрхәмәтле кешеләр күп булып, аларның ярдәм кулы сузуы нәтиҗәсендә мин яңадан аякка баса алдым. Якыннарым, дусларым, иҗатташларым, таныш һәм таныш булмаган кешеләрнең дә миңа рухи һәм матди яктан ярдәм итүләре икеләнүләремне җиңде. Германиягә барып, уңышлы операция ясатып кайткач, язмышымның авыр сынавын узарга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт йөзеннән “Дусларым белән сәхнәгә кайту” концертын куярга насыйп булды. Тормыш юлымда бик кадерле дусларым булу белән мин бәхетле. Шуларның берсе – Татарстанның халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Рәзил Вәлиев. Аның язган хатларын мин әле дә саклыйм, кат-кат укыйм, – ди Идрис Кәлимуллин.

       Әнкәй һәм әткәй

      – Әнием Рәйсә сабыр холыклы, укымышлы иде. Монда инде аның мулла кызы булуы да йогынты ясамый калмагандыр. Ул биш баласын да бердәй тигез яратты. Әткәй белән икесе безгә матур тәрбия бирде. Репертуарымдагы “Әнкәйләрне рәнҗет­мәгез” җырын һәрвакыт дулкынланып башкарам. Әлбәттә, моңа сәбәп тә бар. Алда әйтүемчә, Германиядә операция ясаттым. Ул вакытта бүгенгедәй кесә телефоннары һәркемдә юк иде әле. Гадәттә, әнкәйгә гел үзем шалтыратып, сөйләшә, хәлен белә идем. Операциядән соң шалтыратып, бар да яхшы икәнлеген хәбәр итүемә, әнкәйнең кычкырып елаганы ишетелде. Ул миңа берничә тапкыр шалтыраткан булган, тик мин җавап бирмәгәнмен. Әнкәемнең ниләр уйлаганын аңлыйсыз инде... Баксаң, ниндидер сәбәпләр белән ул минем телефон номерының бер санын дөрес язмаган икән. Менә шул мизгелдә мин үземне бик нык гаепле тойдым. Әнкәйләрне рәнҗетмичә яшәргә, кадерлеләребезнең хәлләрен белергә ешрак кайтырга кирәклеген онытмаска кирәк. Ул киленен дә яратып, үз кызы кебек кабул итте. Гүзәлгә шәһәр кызы дип һичкайчан сүз әйтмәде, киресенчә, кулларыңны сакла дип, авыр эш тә кушмый иде. Әнкәемне мин һаман сагынып яшим. Ул 2011 елда бакыйлыкка күчте.
       Әткәем Батыршәех колхозда эшләде. Ул бөтен кирәк-яракны табып, колхозның төрле тармагының өзлексез эшләвен тәэмин итә иде. Әткәем бик үткер, тапкыр, тырыш, акыллы кеше булды (күрәсең, бу аңа әтисеннән күчкәндер. Аның әтисе Тимербай хәлле кешеләрдән булып, тегермән тоткан, яхшы атлары бул­ган, шуңа күрә дә аны кулак итәләр). Авылда безнең гаиләдә берен­челәрдән автомашина, суыткыч һәм башка дефицит әйберләр булды. Кызганыч, әтиебез 53 яшендә үк арабыздан китте. Шулай булуга карамастан, ул улларын авыл җирлегендә кирәк булырдай барлык эшләргә дә өйрәтеп калды.
      Бүген минем кечкенә бизнесым бар – ул “Сәйяр” реклама агентлыгы. Холкымдагы эшлеклелек, сәүдә­гәрлек нәселдән килә дип уйлыйм. Бүген инде мәрхүм абыемның да үз бизнесы булды. Нәсел җепләрен берничек тә бутап, табигатьне алдап булмый, күрәсең. Геннар кан белән күчә.

      Гүзәл һәм гаилә

      Без Гүзәл белән сәнгать институтында укыганда ук таныштык. Уку йортының коридорында гел генә җитәкләшеп йөргәнлектән безне “Ромео белән Джульетта” диләр иде. Өйләнешеп, матур гаилә кордык. Өч кыз балага гомер бүләк иттек. Өлкән кызыбыз Диана кияүгә чыгып, безгә онык бүләк итте. Уртанчыбыз Камилла Мәскәүдә укыса, төпчегебез Мәдинә – мәктәп укучысы. Әтиле бала – бәхетле бала. Мин кызларымны каты сүз әйтмичә тәрбияләргә тырыштым. Ни дисәң дә, кызлар ата-ана йортында кунак кына.
Гүзәл белән икебез дә, сәхнә кешесе буларак, һәрвакыт бер-беребезне аңлап эшлибез һәм яшибез. Әйтергә кирәк, Гүзәл Кәлимуллина – эстрадабызда беренче скрипкачы. Ул – Башкортстанның атказанган артисты.

      Илеш патриоты

     “Илешлеләрнең бер үзенчәлеге бар – алар һәрвакыт “Илеш маркасы”н югары тотар өчен тырышып, чәмләнеп эшли һәм яши. Әлбәттә, моның өчен туган җиреңнең патриоты булырга кирәк. Мин дә бәрәкәтле Илеш җирендә туып-үсүем белән чиксез горурланам һәм якташ­ларымның йөзенә кызыллык ки­термичә яшәргә тырышам. Туган ягымда узган сабантуйларда, укытучылар конференцияләрендә, төрле чараларда еш катнашам. Үз йөзеңне югалтмыйча, кешеләрне рәнҗетмичә, тирә-ягыңдагыларга кирәкле һәм рәхмәтле булып яшәргә омтылырга кирәк. Бу – минем тормыш фәл­сәфәсе.
      Авылдашларым белән дә һәр­вакыт горурланам. Әйтергә кирәк, Шәммәттә тырыш, уңган һәм җор телле кешеләр яши. Белмим, ул эчәр судан, туфрактан киләме, әллә табигатьнең бер могҗизасымы?! Ләкин, безнең авылда туып-үскән­нәрнең һәркайсы зур сәхнәләрне яулап алырлык артистлар була ала дип уйлыйм”, – ди Идрис Батыршәех улы.

* * *
      Халкыбызда “Энҗе чәчтем – энҗе җыям” дигән әйтем бар. Әйе, һәркем үз Туган илен, җирен, төяген яратып, мактап, сокланып, горурланып яшәргә тиештер. Ә инде кеше нәкъ шулай яшәсә, туган туфрагы аңа көч бирә, илһам канатларын ныгыта, югары үрләр яуларга ярдәм итә. Моны республика картасында нокта кадәр зурлыктагы Илешен, Шәммәтен күкләргә кадәр чөеп яшәгән, эшләгән, иҗат иткән шәхесләр, туган нигезен суытмыйча яшәгән шәммәтлеләр үрнәгендә күреп була. Алар тирә-якка, кешеләргә сөю-сәгадәт тарат­канга күрә, үзләре дә шундый ук уңыш җыя.
       Мәкалә героем да нәкъ шундыйлардан, Идрис Кәлимуллин – гомере буена халкына тугры хезмәт итеп, халык сөюен яулаган шәхес ул!

Зөһрә ИСЛАМОВА.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: