“Сәхнәдә кеше тормыштагыга
караганда бер баскычка биегрәк
булырга тиеш”.
Карл Людвиг Берне, немец язучысы.
Артист һәрвакыт күз алдында. Буй-сыны, кыяфәте килгәнме, сөйләме эзлеклеме, тавышы үзенекеме, көчлеме – тамаша залындагы меңләгән кешенең сынаулы карашы аның берүзенә төбәлгән. Артист булу – зур җаваплылык. Тормышы да үрнәкле булырга тиеш аның. Чөнки тамашачыга сәхнә кешесенең шәхси тормышы шулкадәр кызык, ул коймада барыбер ярык эзләп табып, аның үзен генә түгел, хатынын, ирен, балаларын, хәтта туганнарын күзәтә. Күпләр өчен җиңел тоелган бу һөнәр иң авырларның берседер әле, мөгаен.
Интернет, социаль челтәрләр, мессенджерлар булмаган заманда Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәйдәр Бигичев, Рафаэль Ильясов, Флера Сөләйманова, Фәридә Кудашева һәм башка легендар җырчыларыбызның ничә еллар дәвамында сәхнә тотуына, халыкчан да, гади дә, бөек тә булып калуына шаккатасың. Олуг җырчыларыбыз үзләре турында йөргән гайбәттән, күп очракта дөреслеккә туры килмәгән сүзләрдән ничек өстен була, тамашачы өчен ничек сер булып кала алды икән?
Ә бүген серле булу кирәкме? Киресенчә, артист шәхси тормышын никадәр ныграк ачып сала, шулкадәр популярлаша гына. Чөнки халыкка, синең җырыңнан һәм талантыңнан бигрәк, эчке киемеңдә казыну, кем белән йокыга талуың, кем белән уянуың кызыклырак. Тамашачының игътибар үзәгендә булу өчен җырчы социаль челтәрләрдә иртән торып нәрсә ашаганын-эчкәнен, нәрсә кигәнен, кайда ял иткәнен, кавышканын-аерылышканын – барысын да күрсәтеп барырга мәҗбүр. Чөнки заман моны үзе таләп итә. Сәхнә йолдызларының балага узуын халык хәзер үзләреннән дә алда белә кебек. Артистның социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә ике буй төшкән тест-тасманы күрүгә кеше аһ итә, шул пост астында котлау язып өлгерми, шаккатыргыч яңалыкны дустына, күршесенә җибәрә. Күрдегезме, ишеттегезме, янәсе. Ә аннары 9 ай буена аның гаиләсендә сабый туганын көтү, исем сайлашу, гендер-пати уенында катнашу. Хәтта бала тудыру залында да артист тамашачы күзәтүе астында... Халыкка ярамсыкланам, популярлыкны югалтмыйм, дип, ни генә кыланмый алар!
Җырчының пәрдә артындагы тормышын үзен яратучы тамашачысына күрсәтүнең нинди начарлыгы бар, дияр кайберәүләр. Юк, әлбәттә! Чама хисен онытып җибәрмәгәндә. Аерылышудан – шоу, авырып китүдән дөньякүләм фаҗига ясамаса. Татарстандагы йолдызлы бер гаиләнең таркалуы өчен татар-башкорт тамашачысы инде күпме нервы бетерде. Ирен кызганып, хатынын чәйни-чәйни телләре талган иде, хәзер Башкортстандагы парның аерылышуы телдән төшми.
Авыру, дигәннән. Менә монысы танылган блогер, артист халкы өчен чын-чынлап “вируслы” күренешкә әйләнде. Без сәхнәдә күргән чибәр, асыл, талантлы, йөзләре балкып торган кызлар һәм егетләр дәваханә палатасыннан ВК, ОК, ТГга мескенләнеп фото “элү”не меңләгән халыкка күрсәтергә лаек һәм кирәк күренеш дип уйлыймы соң әллә? Шулай булмаса, “колагым шеште, аягым пеште, грипп екты, система астында ятам, эчем китә” ише сүзләр астында мескенләнеп төшкән фотолар-видеоларның әледән-әле күренүен ничек аңлатырга?! Әллә соң бу йолдызларның барысына бер пиар-менеджер хезмәт итә микән дип тә уйлап куясың. Халыкны кызыксындырырлык тема уйлап таба алырлык сәләтең дә булмагач, иң үтемлесе әнә шул кала инде.
Әле кайберәүләрнең социаль челтәрләрдә тамашачы хозурына балалары белән булган күңелсез хәлләрне, авырып китүләрен чыгаруы да модага кереп бара. Үзеңне, балаңны халыктан кызгандырып, су буе язылган комментарийларны укып тәм табу – ул түбәнчелек, минемчә. Әгәр ялгышам икән, каршы төшегез, үзегезнекен дәлилләгез!
Халык та, кайберәүләр уйлаганча, аңгыра түгел. Башыңа чир төшсә, фотога төшү дә, видео яздыру теләге дә калмавын, андый минутларда күзгә ак-кара күренмәвен яхшы аңлый. Концерт вакытында баштан узган чир, тормыш сынавы турында сөйләүне кабул итеп булмый. Җырның темасы яшәү кадерен белү турында булганга үз авыруыңны, операция өстәленә ятуыңны китереп кыстыру нигә кирәк? Тамашачы концертка сезнең зарны тыңларга килми. Ул тормыштагы күңелсез, негатив, борчулы күренешләрдән болай да туйган, арыган. Аның җаны-тәне белән ял итәсе, 2-3 сәгатькә булса да мәшәкатьләрдән арынып торасы, рухи көч алып кайтып китәсе килә. Ә сез ялтыр-йолтыр күлмәкләрегездә сәхнәгә чыгасыз да: “Безнең бу еллар эчендә күргән-кичергәннәрне белсәгез иде...”, – дип жәлләтергә тотынасыз...
Дөрес, артист та кеше, ул да авырый, чир беркемнән дә сорап килми. Ләкин сәхнә кешесе тамашачы алдында мескенләнергә тиеш түгел! Бу күренеш аларны, бигрәк тә балавыз сыгып утыручы ир-егетләрне бер дә бизәми. (Сүз җитди авыру һәм чыннан да тамашачы ярдәме кирәк булган очраклар турында бармый, билгеле). Мисал өчен Русия эстрадасының легендар җырчысы Иосиф Кобзонны алыйк. Озак еллар онкология белән көрәшкән артист каты авыруга дучар булуын сәхнәдә беркайчан да сиздермәде. Нинди генә кыен хәлдә булмагандыр, ләкин тамашачы аның горур, затлы сынын күреп, көчле тавышын тыңлап, үзенә яшәү көче, илһам алды. Ә “Любэ” төркеменең алыштыргысыз лидеры, җырчы Николай Расторгуевның җитди авыруы барлыгын озак еллар белмәдек тә, сизмәдек тә. “Сары матбугат”, сенсация артыннан куучы телевидение вәкилләре чокынып, артистның шәхси тормышында казынып, бу мәгълүмат эфирга таралгач кына ишетеп, телсез калдык. Я, әйтегез, татар-башкорт сәнгатенең мәшһүр җырчылары арасыннан кайсысы сәхнәдән гаилә проблемаларын, нинди сырхавы барлыгын сөйләде?! Бүгенге Интернет мөмкинлекләре ул вакытларда булган очракта да бу җырчылар тормыш мәшәкатьләрен, гаилә проблемаларын халыкка чыгармас иде. Күз яшьләренә буыла-буыла видео яздырып, үзләрен кызгандыручы йолдызларны күрүгә әнә шул бик тыйнак, зыялы, халыкны үзен жәлләтеп түгел, таланты белән авызына каратып тоткан асыл затлар күз алдына килә.
Барысын да бер калыпка салу дөрес булмас, билгеле. Татар җыр сәнгатендә тыйнаклыгы, зыялылыгы белән ихтирам уяткан, үз тамашачысын булдырган җырчылар да аз түгел. Алар да социаль челтәрләрдә артист тормышының без күрмәгән якларын ача. Ләкин башкача итеп, тамашачысына зур хөрмәт белән, аның саруын кайнатмыйча, күңелен биздермичә генә...
Шулай инде, диңгез буеннан, текә рестораннардан фотолар куйсагыз, мактана, без концертка түләп кергән акчаларны туздырып, типтереп йөри, дибез. Авырсагыз, тапкан жәлләтер сәбәп, дип тиргибез. Сез бит күз өстендә кара каш кебек, һәрвакыт игътибар үзәгендә. Шуңа да сез бер баскыч өстә торасыз, ә без сезне тамаша залыннан, үзегез алып барган сәхифәләрдән күзәтәбез, нәтиҗә ясыйбыз.
Сау-сәламәт, тормыш ваклыкларыннан өстен булыгыз, йолдызлар! Ә тамашачыга сезне күреп, милләтебез өчен горурлык хисләре кичерергә генә язсын! Шул югарырак баскычта кала белсәгез иде!
Фото: pixabay.com