+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
8 апрель 2025, 07:08

Башкорт җырчылары дөнья сәхнәсен яулый

«Хомай» трегы иң популяр җырлар исемлегендә.

Башкорт җырчылары дөнья сәхнәсен яулыйБашкорт җырчылары дөнья сәхнәсен яулый
Башкорт җырчылары дөнья сәхнәсен яулый

Уфаның АY YOLA триосының «Хомай» трегы илнең иң эре коммерцияле радиостанцияләренең берсе — «Европа Плюс» ротациясенә эләккән.

Моны Русия музыкасы дөньясында зур вакыйга, алга китеш дип атарга мөмкин: башкорт телендә җыр беренче тапкыр бөтен Русияне — Калининградтан Владивостокка кадәр колачлаган федераль радиостанция ротациясенә керде.

Композиция инде Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә тыңлаучыларның мәхәббәтен яуларга өлгергән. Трек музыкаль чартларда югары позицияләр били:

Apple Music Top 100:
1 урын - Үзбәкстан, Кыргызстан
2 урын - Казахстан, Төркмәнстан
5 урын - Русия

VK Музыка:
19 урын — гомум чарт
2 урын - Казахстан
3 урын -Үзбәкстан

Shazam:
1 урын - Казахстан
3 урын - Русия, Беларусь
18 урын - дөнья топы

Коллектив составына танылган Уфа музыкантлары керә: Ринат Рамазанов — төркем солисты, Адель Шәйхетдинова - солистка, Руслан Шәйхетдинов (DJ Руслан Север) — проектның музыкаль продюсеры.

Бу уңыш - артистларның талантын тану гына түгел, ә башкорт мәдәниятен федераль дәрәҗәдә популярлаштыруда мөһим адым да.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас