+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
8 апрель 2025, 03:05

"Ул "братан" дип кенә сөйләшә"

Гөлназ Асаеваның ире, автор-башкаручы Вилдан Шәмсетдинов Әбри Хәбриевның сорауларына җавап бирде.

"Ул "братан" дип кенә сөйләшә""Ул "братан" дип кенә сөйләшә"
"Ул "братан" дип кенә сөйләшә"

Вилдан маладис, бөтен сорауларга да лаеклы җавап бирде. Гөлназга кагылышлылары аеруча кызыклы булды. 

"– Гөлназ белән мөнәсәбәтләр ничек башланды?

– Уфада гастрольдә идек. Машинада яңа җырын ишеттем дә, телефон номерын дустымнан алып, аны свиданиега чакырдым. Ул килмәде.

– Җавап бирдеме соң?

– Әйе, «килә алмыйм, авылда» диде. Уфада 2 көн гастрольдә идек бит, икенче көнне чакырдым. Килеп утырган дус егетләре белән. Кызлар кебек кеше «чәйнәргә» яраткан егетләр була бит. Бөтенесе түгел инде. Ул егетләр белән аралашырга ярата. «Братан» дип сөйләшә. Дус кызлары бик аз аның.

– Ничә ел очрашканнан соң өйләнешергә карар кылдыгыз?

– Бер ел. Очрашу дип, кыен иде, ул да, мин дә гастрольдә. Шул беренче очрашкан көннән гел элемтәдә идек. 1 ел шулай йөрдек тә өйләнешергә булдык. Чөнки безнең халыкта өйләнешмичә бергә яшәргә ярамый бит".

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас