Ул Шәрәпҗан образында Казанның Бауман урамына чыгып, халыкны үзенең тамашасына чакырып йөргән.
«Әле социаль челтәрләрне ачып караган идем. Кичә минем Бауман урамында йөргәнем кайберәүләрнең күңеленә хуш килмәгән икән. «Ватсап»ка да берничә хат килде. «Рамил, нигә син Бауман урамы уртасында кеше көлдереп йөрисең?» – дигәннәр. Мин аңлыйм, һәр кешенең үз фикере – ул булырга тиеш. Мин дә үз фикеремне белдерим әле.
«Кеше көлдерәсең», – дисез. Ә нәрсәсе белән кеше көлдердем мин? Бауман уртасында ыштансыз йөрдемме?
Җәмәгать, түбәнлек – ул каян чыкканыңны белә торып, шуннан оялып йөрү. Мин – авылдан чыккан гади малай. Авылымнан оялмыйм. Галош белән йөримме мин, иске киемнәнме – барыбер. Шәрәпҗан да – халыктан чыккан образ, шуңа халык арасында йөри.
Бу – реклама гына иде. Менә Бауман урамында басып, инструментларда уйнаучылар бар. Бер егет аккордеон тоткан. Бер зур абыең матур итеп скрипкада уйнап тора. Бу да – түбәнлекме? Бу бит – иҗат.
Һәр һөнәрне хөрмәт итәргә кирәк. Бауман уртасында гади авыл кешесе галош киеп йөри алмыймы? Минемчә, моның бернәрсәсе юк. «Түбәнлек» дигән сүз туры килми бу урында. Бер-беребезгә мәрхәмәтле булсак иде», – дигән юмор остасы.
Сез аның белән килешәсезме?
Фото: артистның шәхси аккаунтыннан