+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
10 апрель 2025, 07:50

Уфага "Әкият" театры килде!

Уфага «Әкият» Татар дәүләт курчак театры гастрольләр белән килде.

Уфага "Әкият" театры килде!Уфага "Әкият" театры килде!
Уфага "Әкият" театры килде!


10-13 апрельдә Уфада «Әкият» татар дәүләт курчак театрының күптән көтелгән гастрольләре узачак.

“Әкият” театры Татарстаннан читтә үзенең матур куелышлары, уникаль курчаклар һәм кабатланмас мохит булдыруы белән билгеле.

Гастрольләр кысаларында «Әкият» театры Уфа халкына үзенең иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәк: болар -
“Әлдермештән Әлмәндәр” (Т. Миңнуллин. Моңсу комедия), “Адәмнәр” (Г. Ибраһимов. Драма),
“Аленький цветочек” (С. Аксаков. Әкият), “Золушка” (Е. Шварц. Әкият), “Кәрлә – мәктәп баласы” (Т. Миңнуллин. Музыкаль әкият).

Спектакльләр Башкорт дәүләт курчак театрында (Октябрь проспекты, 156нчы йорт) узачак.

Фото: ВК

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас