+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
11 апрель 2025, 05:13

Данир Красноусолда бәлагә юлыккан

Баянчысыз кала язган.

Данир Красноусолда бәлагә юлыкканДанир Красноусолда бәлагә юлыккан
Данир Красноусолда бәлагә юлыккан

Юмор остасы данир Сабировның Башкортстанда концертлары дәвам итә. Бүген, 11 апрелдә, без аны Уфада көтәбез. Баянчысы килә алырмы?

«Бүген хәлләр булды бит әле. Гадәттә, мәдәният йортына төркем миннән алдарак килә. Мин килдем… Тик, аңлыйм, нәрсәдер булган.

Ринат белән Гүзәл каядыр китеп бара. «Без хәзер киләбез», – дигән булалар. Сиздермәскә тырышалар. Баксаң, болар Роберт янына хастаханәгә китеп бара икән. Робертны «скорый» алып киткән.

Күрәчәк, дигәнең шулмы икән? Красноусольскийга килеп, аягын авырттырган. Сынмагандыр дип өметләнәбез. Мәдәният йорты янындагы агач баскычка басып, баскычы белән төшеп киткән.

Концерт. Баянчы кирәк. Ярый, минәйтәм, биюче аягын авырттырмаган, Робертның безгә кулы гына кирәк, дип, аягына баса алмаган Робертны тәгәрмәчле ящикка утыртып, сәхнәгә алып чыктык.

Утырып кына уйнады инде, бәгырькәем. Этеп чыгаралар, аннары баянын кулына тоттыралар. Нишлисең инде, эшебез шул. Сәхнә дип янып яшибез. Үзем дә, бил үзәккә тиеп авырткан чакларда да, бәхетле кыяфәт ясап, ут чыгарып биегән булам.

Роберткаем! Тизрәк тәпи китүеңне телибез. Сәламәт кенә була күр», – дип сөйләгән бит әле ул.

Тәпидән язмасын иде беркем дә! Бигрәк тә бүгенге һава шартларында...

Фото: Данир Сабировның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас