+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
11 апрель 2025, 04:24

Сәхнәдә – “Беренче театр”!

Чираттагы тапкыр “халык” исемен лаеклы яклаган “Дуслык” театры тамашачылар алдына премьера белән чыкты. 

Сәхнәдә – “Беренче театр”!Сәхнәдә – “Беренче театр”!
Сәхнәдә – “Беренче театр”!
Укучым, чын мәгънәсендә милли театрның безнең Бәләбәй районында кайда эшләгәнен беләсеңме? Ул Приют эшчеләр поселогының Үзәк мәдәният йортында 1984 елдан бирле эшләп килә һәм приютлыларга әхлакый, рухи, мәдәни тәрбия бирүгә, ана телебезне саклауга гаять зур өлеш кертә. 27 март – Халыкара театр көнендә театр сөючеләр алдына коллективның Галиәсгар Камал пьесасы буенча куелган “Беренче театр” спектакленең премьерасы белән чыгуы моның нәкъ шулай икәнен янә раслады.

Чын талантлар, искиткеч сәхнә осталары нәкъ Приют бистәсендә икән! Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, үзе режиссер, үзе сәхнәгә куючы, бер сүз белән әйткәндә, зур талант иясе, озак еллар үз эшен яратып башкаручы Роза ханым Хәсәнова җитәкчелегендәге “Дуслык” театры артистлары сәхнәдә уйнамады, ә әсәр геройлары булып яшәде! Һәр артист герое образын – холык-фигылен, эчке дөнья­сын, уй-кичерешләрен, татар дөньясында демократик үзгәрешләргә, мәдәни яңа­рышка карата мөнәсәбәтен шундый итеп ачып салды ки, тамашачы беразга гына шул еллар мохитенә чумды, үзе дә сәхнә осталары белән бер көлде, йә сагышланды – алар тормышы белән яшәде.
Рольләрен оста башкарган, гади генә әйтсәк, искиткеч килештереп, һөнәри югарылыкта уйнаган ул “әртисләр” – гади, һәвәскәр сәхнә осталары, әмма театр дигән могҗизага башы-аягы белән гашыйк җаннар. Биби ролен башкаручы Нәфисә Галиева – һөнәре буенча тәрбияче, 30 ел театрда уйный, күп рольләр башкарган, үзе җырчы, үзе гаҗәеп талантлы актер; Гүзәл Саблина (Гавифә) һөнәре буенча пешекче булып эшләгән, артистлык белән бергә режиссерлык сәләтенә дә ия; Нуретдин Вәлиев (Фатих) үткән гасырның 90нчы елларыннан бирле сәхнәдә, матур тавышлы җырчы; Вәлиуллиннар – Фәнис (Хәбиб­рахман) белән Гөлфирә (Факиһә) – бик җаваплы, тырыш, матур пар, Фәнис җырчы да; Наил Зиннәтов (Хәмзә бай) – театрны оештыручы­ларның берсе, нигез салынганнан бирле күп рольләрдә уйнаган, гаять җаваплы актер да, оештыручы да; Әхмәт Гомәров (Вәли, Гавифәнең ире), сәхнәгә мөкиббән, моны аңлаган тормыш юлдашы Гөлзимәгә рәхмәтле, юморга бай; афиша элүчеләр, театрга эләгергә тырышкан Сәлимҗан белән Хәкимҗан ролендә Сәгыйть Инсапов (мәдәният йортында слесарь булып эшли, җырчы, 20 ел сәхнәдә) белән Рәшит Гыйльванов (озак еллар “Автонормаль” заводында эшләгән, шулай ук сәхнәгә гашыйк).

Беренче тапкыр театр кую вакыйгасы сурәтләнгән әсәрдә каршылыклар, иске карашлы татарларның аны куйдыртмас өчен теше-тырнагы белән каршы торуы драматург тарафыннан гаҗәеп оста бирелгән булса, Приют сәхнә осталары да шушы вәзгыятьне югары дәрәҗәдә, искиткеч төгәл итеп күрсәтә алды. Әйтергә кирәк, режиссер буларак, Роза ханымның уңышлы табышлары байтак. Әфарин, “Дуслык”!
Тамашаны тын да алмыйча караган залның (ә анда алма төшәр урын да юк иде), дәррәү көлеп алуы, алкышлап кул чабуы, ахырда торып басып, сәхнә осталарына яратуын, ихтирамын белдерүе, чәчәкләр бүләк итүе дә соклану уятмый калмады. Бистә тамашачысының театр яктылыгында, нурында тәрбияләнүе, туган телне белүе-онытмавы күренеп тора. Нинди сөенечле хәл! Приютлылар гына түгел, бәләбәйлеләрнең дә театр карарга килүе шулай ук шатлыклы.
Тамаша тәмамлангач та кайтырга ашыгучы булмады. Роза ханым Хәсәнова үзе, Мәдәният йорты директоры, театрны яшәтү өчен җанын бирергә әзер Светлана Гыйльманова, Бөтендөнья татар конгрессының урындагы бүлеге җитәк­чесе Рәсүл Гәрәев, шушы юллар авторы чын-чыннан Театр бәйрәме оештырган артистларга чиксез рәхмәтләрен, соклануларын белдерделәр, Бәләбәйгә чакырдылар. Рәхмәт сиңа, милли театр!

Зәйфә Салихова.
Бәләбәй районы.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас