Башкортстанның халык артисты Элвин Грей (Радик Юлъякшин) музыкага башкорт курае аша килүен еш кына искә төшерә. Татартанның Әлмәт шәһәрендә Дөнья халыкларының уен кораллары музеенда да ул кулына яраткан инструментын алып көй сузган.
«Минем иҗат юлым микрофоннан түгел, ә башкорт кураеннан башлануын бик азлар белә. Нәкъ менә курай музыка дөньясына юл күрсәтүчем булды.
Курайда уйный башлагач, миңа тәрбиячем: «Курай бик яхшы, ләкин сиңа җырлап та карарга кирәк», – диде. Мине тыңлап карады да: «Сиңа җырларга кирәк. Курай белән бергә алып бара аласың, әмма сиңа ашыгыч рәвештә вокал белән шөгыльләнә башларга кирәк», – диде. Шул вакытта бирле җыр минем янәшәмдә», – ди ул һәм курайда бию көйләре уйный. «Бармакларым онытмаган, осталыгымны югалтмаганмын әле», – дип горурлана җырчы.
Фото: "Башинфом"