+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
14 апрель 2025, 10:10

"Homay"га дәрәҗәле исем бирелде!

Бүген атналык оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров AY YOLA башкорт төркеме артистларына, "Homay" җыры авторларына мактаулы исемнәр бирде.

"Homay"га дәрәҗәле исем бирелде!"Homay"га дәрәҗәле исем бирелде!
"Homay"га дәрәҗәле исем бирелде!



Югары иҗади казанышлары өчен Ринат Рамазанов «Башкортстан Республикасының халык артисты», ә Адель һәм Руслан Шәйхетдиновлар «Башкортстан Республикасының атказанган артисты» исемнәренә лаек булдылар.

- Республиканың мәдәни тормышында мөһим вакыйга булды. Безнең Уфадан AY YOLA этномузыкаль төркеме "Нomay" хиты белән дөнья һәм Гомумрусия чартларының беренче юлларына бәреп керде, - диде Радий Хәбиров. - Артистларның күпьеллык эш тәҗрибәсе бар. Алар - бик зур әфариннәр! Башкортстан мәдәниятен үстерүгә керткән искиткеч өлешләре өчен аларга рәхмәт белдерәм!

Фото: ВК


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас