Җырчының хатыны Динара видеоны социаль челтәрдә урнаштырган.
"Караидел районында безнең машина чак кына Караидел елгасына төшми калды", - дип яза ул. Видеода егетләр һәм кызларның пычракта машина этүләре күренә. Киемнәре дә пычранып беткән. Балчыкка батканнар. Шулай итеп алар банкетка барган.
"Банкетның беренче өлешенә без дымлы салфеткалар белән "юынырга" һәм киенергә генә өлгердек. Икенче өлешкә матур итеп бизәнгән килеш чыктылар", – дип яза Динара.