Сергей Жуков юан булуына татар әнисе “гаепле” булуы турында әйткән.
Аның сүзләренчә, әнисе аңа татар милли ризыклары пешерергә өйрәткән, шуңа да ул хәзер юан икән. Сергей Жуков шул хакта “Мәскәү – Татарстан күпере” X форумында чыгыш ясаганда әйткән.
Форумны алып баручылар Сергейдан: «Әниеңнән нинди милли сыйфатлар сиңа күчте?» – дип сораган.
— Кызганыч, әни миңа иң кирәкле функцияләрне тапшырмаган. Мәсәлән, тәмле пешерергә өйрәтте. Бу – бик куркыныч нәрсә, карагыз әле менә миңа! — дип көлеп җавап биргән җырчы. — Безнең өйдә шәрык ризыклары, милли ризыклар — бәлеш, өчпочмак, якмыш (кыстыбыйның бер төре) – тагын әллә нәрсәләр һәрвакыт була иде. Соңгы тапкыр әни Ульяновскидагы концертыма килгәндә дә буш кул белән килмәгән иде. Шулай булгач, мин формада була алмыйм.
Аннары җырчы, бераз җитдирәк тонга күчеп, балачакта әнисенең ничек мотивацияләгәнен искә алган.
— Минем өчен иң зур җәза — каеш түгел иде, (әйе, ул да “эшли”), әмма иң авыры — әнинең: «Син аңлыйсыңмы, миңа ничек оят, мин хәзер елаячакмын», – дип әйтүе булды. Мин химиядән өчле алганда әниемнең елап утыруын күз алдына китерә идем. Көлке кебек яңгырый, ләкин миңа шулчакта чын-чынлап оят була иде, — дип уртаклашкан Жуков.
Сергей Жуков 1976 елның 22 маенда Ульяновскида туган. Аның әтисе – Евгений Жуков - урыс милләтеннән, әнисе Лилия Хәйбуллина – татар кызы. Сергейның 6 яшькә яшьрәк энесе Михаил бар.
Чыганак һәм фото: Матбугат.ру