+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
15 апрель 2025, 02:30

"Без барыбер бергә булабыз", - дигән иде...

Берничә ел элек Ришат Төхвәтуллин үзен  бертуктамый эзәрлекләүче фанаты турында сөйләгән иде. 

"Без барыбер бергә булабыз",  - дигән иде..."Без барыбер бергә булабыз",  - дигән иде...
"Без барыбер бергә булабыз", - дигән иде...

"Уфада концертларыбыз узды. Уфа концертларының «изюминкасы» ул. Кемнәр аны белми, таныштырасым килә. Әлеге хатын-кызга 50 яшьләр тирәсе. Ул мине кайчан да булса үзенә өйләнәчәк дип уйлый. «Безнең арада берни була алмый", – дип аңлатсам да, үз сүзен бирми. Киемнәрен җыеп, минем янга Казанга килә. Күченәм дип уйлыймы икән. Көчкә озатып җибәрәбез..." - диде ул.

Алия Карачуринага өйләнгәннән соң, ханым Ришатны берара тынычлыкта калдырган иде. Ләкин янә килеп чыккан, Ришатка шалтыраткан. Аның белән телефоннан Ришат урынына төркемендәге башка кеше сөйләшкән. «Ришат өйләнде бит инде. Хәзер ялгыз хатыннарга йөрми», – дигәнгә, «Кычкырма,  жену можно отодвинуть», – дип әйтә ди әле ишшу.

Ни дисең, сак булырга инде.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас