З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының Уфа “Нур” татар дәүләт театры студиясенең дүртенче курс студентлары “Бу дөньяда эзең калсын дисәң” дип исемләнгән әдәби-шигъри композиция тәкъдим итте.
Чара XVIII гасыр дин белгече, мәгърифәтче шагыйрь Габдрәхим Утыз Имәни әл-Болгарига багышланып, шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, мәгърифәтчелек эшчәнлеге, аның турында фәнни тикшеренүләрне үз эченә алган.
Әдәби-шигъри композиция беренче минутларыннан ук тамашачыларның игътибарын җәлеп итә алды. Сәхнәдән шагыйрьнең фәлсәфи фикерләре, дини карашлары һәм фәнни мирасы яңгырады. Ә инде галимнең шигырьләрен Башкортстанның халык артисты, Татарстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйховның укуы чарага аеруча бер аһәң өстәде.
Әлеге курсның сәнгать җитәкчесе, режиссер-педагог, Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты, профессор Таңчулпан Бабичева булса, сәхнә теле укытучы-
сы – Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резида Фәхруллина. Шушындый көчле укытучыларда белем алган студентларны чын мәгънәсендә бәхетле дип әйтергә була.
– Быелгы чыгарылыш курс студентлары өч диплом спектакле уйный. Берсе – У. Шекспир, икенче-се – А. П. Чехов әсәрләре буенча куелган спектакльләр. Ә инде татар әдәбияты буенча XVIII гасыр дин белгече һәм мәгърифәтче шагыйрь Габдрәхим Утыз Имәни әл-Болгарины сайладык. Габдрәхим Утыз Имәни әл-Болгари – татар мәдәнияте һәм фәне тарихында күренекле шәхес. Аның шигырьләре һәм хезмәтләре татар теле һәм әдәбияты үсешенә зур йогынты ясый. Аның иҗаты, тормышы хакында фәнни эшләр бар, үзе язган шигырьләре сакланган. Менә шушы булган материалларны студентлар белән туплап аның тормышын, иҗатын өйрәндек. Нәтиҗәдә шагыйрьнең тормыш юлы, мәгърифәтчелек эшчәнлеге, аның турында фәнни тикшеренүләрне үз эченә алган әдәби-шигъри композиция туды. Әлбәттә, нәкъ Габдрәхим Утыз Имәни әл-Болгарига тукталуыбыз да юкка гына булмады. Миңа быел шагыйрьнең туган якларында булырга насыйп булды. Нәкъ шунда бөек шәхесебез хакында спектакль эшләү идеясе туды да инде. Әйтергә кирәк, бу эшне башкарып чыгу җиңелдән булмады, чөнки Габдрәхим Утыз Имәни әл-Болгарига багышланган пьеса, әдәби әсәр юк. Аның турындагы фәнни эшләрне, үзе иҗат иткән шигырьләрен эзләп, барлагач, әдәби-шигъри композиция форматында тамашачыга тәкъдим итәргә булдык. Эшебез уңышлы килеп чыкты дип әйтергә була: берничә конкурста катнашып, җиңүче, Башкортстан буенча гастрольдә дә булдык, – диде Таңчулпан Бабичева.
Тамаша тәмамлангач, сәхнәдә чыгыш ясаган студентлар белән җанлы аралашу булды. Тамашачылар булачак артистларга соклануын белдерде, киңәш, фатыйхаларын да җиткерде.
Әдәби-шигъри композиция “Бу дөньяда эзең калсын дисәң” дип аталган. Уфа дәүләт сәнгать институтының Уфа “Нур” татар дәүләт театры студиясенең бүгенге дүртенче курс студентлары да киләчәктә сәнгать дөньясында, милләтебез тарихында үз эзен калдырыр әле!
Зөһрә ИСЛАМОВА.