" - Сине Гөлназның «итәк астында» яши диләр. Чынлапмы?
– Әйе, рәхәт бит шулай.
– Син җавабың белән шаккатырдың әле. Чын гаилә башлыгы «итәк астында» яшәргә тиеш түгел, дигән сүз бар.
– Һәрбер ир-ат хатын-кызга үзен «итәк астында» дип тоярга мөмкинлек бирергә тиеш.
– Бу – Гөлназ сүзеннән чыкмау, Гөлназ нәрсә әйтә – шуны эшләү, дип атала. Берәр нәрсә эшләр алдыннан Гөлназдан сорау була. «Итәк астында» яшәү шушы әйберне аңлата. Гөлназ хуҗа сездә алайса?
– Бу – нормаль гаилә тормышы.
– Үзең берәр нәрсә эшләр алдыннан Гөлназдан рөхсәт сорыйсыңмы?
– Утырып сөйләшәбез инде. Безнең җайлы бара мондый эшләр.
– Нәрсәнедер дөрес эшләмәсәң, Гөлназ сине сүгәме?
– Әйтә, сүгә. Кемнең хатыны сүкми соң?
– Миндә икеле тойгы… Вилданга ышаныргамы, юкмы? Чын мәгънәсендә «чүпрәк»ме ул, юкмы? «Итәк астында» яшиме, юкмы? Үзен «чүпрәк» ди инде ул. «Чүпрәк»ме син?
– Әйе!"
Бик акыллы егет икән бу Вилдан. Сез шулай уйламыйсызмы?
фото: "ТНВ"