+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
15 апрель 2025, 04:30

Рухи һәм әхлакый нигез ул

Бүген Халыкара мәдәният көне билгеләнә

Рухи һәм әхлакый нигез улРухи һәм әхлакый нигез ул
Рухи һәм әхлакый нигез ул


Мәдәниятне өйрәнергә, аны кадерләргә һәм сакларга кирәк, чөнки нәкъ менә табигатьне кадерсезләү, тарихи һәйкәлләрне җимерү, җәмгыятьтә рухи кризис, матди кыйммәтләр артыннан куу – болар барысы да мәдәниятсезлекнең иң беренче билгеләре. Ә намус, шәфкатьлелек, горурлык – бу хисләр кешегә генә хас һәм аларны чын мәдәният ярдәмендә генә тәрбияләргә һәм үстерергә мөмкин.

2008 елда Русия, Италия, Испания, Аргентина, Мексика, Куба, Латвия, Литва иҗтимагый оешмалары башлангычы белән 15 апрельне Бөтендөнья мәдәният көне итеп раслау өчен халыкара хәрәкәт оештырыла. Бүген бу бәйрәм дөньяның төрле илләрендә билгеләп үтелә.
Мәдәният көне күптән түгел генә гамәлгә кертелсә дә, аның инде бер гасырлык тарихы бар. Мәдәни кыйммәтләрне оешкан төстә саклау идеясен күренекле рәссам, урыс һәм дөнья мәдәнияте эшлеклесе Николай Рерих тәкъдим итә. Ул мәдәниятне кешелек җәмгыятен камилләштерү юлында төп көч дип саный, анда төрле милләт һәм дин вәкилләренең берләшүенә нигез сала.
XX гасыр башында, сугышлар һәм территорияләрне үзгәртү чорында, борынгы һәйкәлләрне өйрәнгәндә ул аларны саклап калуның никадәр мөһим булуын аңлый һәм 1914 елда тиешле халыкара килешү төзү юлы белән мәдәни кыйммәт­ләрнең сакланышын тәэмин итү тәкъдиме белән Русия һәм башка илләр хөкүмәт­ләренә мөрәҗәгать итә. Әмма бу мөрә­җәгать җавапсыз кала.
1929 елда Рерих мәдәни кыйммәтләрне саклау турында килешү проектын әзерләп бастыра. Проект дөньякүләм таныла һәм дөнья җәмәгатьчелегендә киң таралу ала. Николай Рерихның идеясен хуплап, Ромен Роллан, Бернард Шоу, Альберт Эйнштейн, Герберт Уэллс, Морис Метерлинк, Томас Манн, Рабиндранат Тагор чыгыш ясыйлар. Күп кенә илләрдә пактка ярдәм итү өчен комитетлар оештырыла. Пакт проекты Милләтләр Лигасы каршындагы Музейлар эшләре буенча комитет, шулай ук, Панамерика берлеге тарафыннан хуплана.
Русия мәдәнияте күп гасырлар дәвамында барлыкка килгән. Күпсанлы халыкларның уникаль традицияләрен һәм казанышларын берләштереп, бүген ул гомуммилли байлык булып тора. Мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән миллионлаган кеше уникаль рәсем сәнгате, скульптура һәм кинематография әсәрләрен күрә, яхшы музыка тыңлый, җыр, бию сәнгатенә соклана ала.
Мәдәният бүген төбәк үсешенең мөһим һәм аерылгысыз өлешенә әверелде. Шулай ук җәмгыятьне һәм дәүләтне үстерү өчен рухи һәм әхлакый нигез булып тора. Республикабызда мәдәният өлкәсендә бихисап эшләр башкарыла. Башкортстан бүген – әйдәп баручы илкүләм мәдәни мәйданчык. Биредә зур халыкара форумнар һәм фестивальләр уздырыла, Башкортстан сәнгать осталары коллективлары һәм артистлары дөнья тамашачысын әсир итә.
 
Зөһрә ИСЛАМОВА. 

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас