+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
16 Апреля 2025, 02:20

"Кызыбыз һаман елый..."

Фирдүс Тямаевның хатының Резаданы бик моңлы җырчы дип беләбез. Ләкин инде күптәннән сәхнәдә күренми...

"Кызыбыз һаман елый...""Кызыбыз һаман елый..."
"Кызыбыз һаман елый..."

Блогер Олеся Лесная моның сәбәбен белешкән. Видео социаль челтәрләрдә таралды.

"– Хатыныгыз Резедә Әхвәтвәлиева бер дә җырламый. Аның вакыты җитмиме, сез рөхсәт итмисезме?

– Юк, юк, рөхсәт итмәү дигән әйбер юк. Мин хатынымны нык хөрмәт итәм, яратам. Әгәр дә миннән «татар хатыны нинди булырга тиеш» дип сорасалар, шикләнмичә, минем Резедам кебек, дип әйтер идем. Чөнки ул мөлаем, уңган, чибәр. Туганнар арасында да, артистлар арасында да беркайчан да гайбәт сөйләми. Сәхнәгә чыкмавының сәбәбе шул, кызыбыз бик тынгысыз, елый.

– Һаман да елыймыни?

– Һаман да елый, бүген дә мәчеткә алып барып кайттык. Бала аз гына тынгысыз. Хатын бала белән шөгыльләнә, үзе дә стресста, йокы туймау, нервы белән. Бала тынычлангач, ул сәхнәгә чыгачак. Хәзер аның кәефе юк. Гастроль тормышы җиңел түгел бит ул. Менә син хатын-кыз башың белән 1 айга чыгып кит әле. Гел аппарат ташы, кием үтүклә – зур йөкләнеш. Бөтен кеше дә түзә алмый аңа".

 

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас