Ул Башкортстанда буласы концертларын күчергән.
Җырчы авырып киткән һәм тавышын югалткан. Шул сәбәпле, 16 апрельдән 21 апрельгә кадәр Чистайда һәм Башкортстан якларында булырга тиешле концертларын күчерергә мәҗбүр булган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте.
«Дуслар, хәерле көн. Кызганычка каршы, мин чирләдем. Кичә хастаханәдә булдым, табиблар миңа дәвалау һәм дарулар язды. Миңа җырларга гына түгел, гомумән, сөйләшергә дә ярамый. Әгәр дә җырласам, бөтенләй тавышсыз калу куркынычы бар. Миңа бик авыр, команда белән бер фикергә – күчерергә дигән фикергә килдек. Мин берни дә эшли алмыйм, тере тавышка җырлыйм, фонограммага җырлап йөри алмыйм. Мине гафу итүегезне һәм аңлавыгызны сорыйм. Сәламәт булыгыз, үзегезне саклагыз!» – дип мөрәҗәгать итте ул тамашачыларына.
Билетлар үз көчендә кала, концертлар май аена күчерелә, көннәре хакында хәбәр ителәчәк.