+13 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
18 Апреля 2025, 09:35

Бәхетленең бәйрәме дә бергә туры килә!

Уфада Рафига Усманова белән Фәндидә Харрасованың китап туйлары үтте

Добавить в предпочтительные источники Google
Бәхетленең бәйрәме дә бергә туры килә!Бәхетленең бәйрәме дә бергә туры килә!
Бәхетленең бәйрәме дә бергә туры килә!


Бу көнне Уфаның нәкъ үзәгендә урнашкан “Китап” нәшриятының яңа кибетендә аеруча җанлы иде. Монда күптәнге дуслар, каләмдәшләр, иҗатташ дуслар, якташлар бер-берсе белән күрешүдән, аралашудан алган тәэсирләр бәйрәм рухын барлыкка китерде. Сәбәбе – күптән түгел З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында Рафига Усманованың “Шәмдәлләрдә шәмнәр яна” һәм Фәндидә Харрасованың “Яшәү кагыйдәсе” китапларының бер китап булып дөнья күрүе.

Рафига Усманова – Башкорт­станның атказанган мәдәният хез­мәткәре, тугыз китап авторы, “Сәхибҗамал” республика татар хатын-кызлары оешмасының Борай районы бүлекчәсенең шәрәфле җитәкчесе. Фәндидә Харрасова – Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, җиде җыентык авторы, “Ак калфак” оешмасының Кушнаренко районындагы бүлекчәсе җитәкчесе. Ике автор да “Кызыл таң” гәзите тарихында якты эз калдырулары белән дә безгә якын.
“Китап – кеше уйлап тапкан иң гаҗәеп могҗизаларның берсе. Халкыбыз аны элек-электән белем чишмәсенә тиңләгән, дустыдай якын күргән, рухи хәзинәсе дип исәпләгән. Дөньяның “сигезенче могҗизасы” булып танылган бу басмалар безнең китап кибетләрендә тупланган. Бу могҗизаны тудыручылар булып нәшриятлар тора”, – дип башлады очрашуны алып баручы, танылган радиожурналист Зәлия Ахунова.
Әйе, “Китап” нәшриятының Ленин урамында урнашкан яңа кибете кыска вакыт эчендә матур, эчтәлекле чаралар үткәрү мәйданчыгына әверелде. Бу хакта үз чыгышында нәшриятның баш мөхәррире Зөлфия Карабаева да ассызыклады. Ул, авторларны тәбрикләп, яңа җыентыкка хәерле юл, укучыларының күп булуын теләде.
Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсенең шигърият бүлеге җитәкчесе Мөнир Вафин, галим, “Өмет” гәзите журналисты Рәүф Идрисов, танылган телевидение тапшырулары алып баручы Халисә Мөхәммәдиева ике авторның да иҗатына кыскача байкау ясадылар.
Башкортстан Республикасы халыклары әдәбияты секторына нигез салган мөхәррир Динә Морзакаева Рафига Карам кызы һәм Фәндидә Туктаргали кызының китапларының мөхәррире булуы үзе бер бәхет икәнлеген ассызыклады һәм авторларга бүләкләр, күчтәнәчләр тапшырды.
Китап туйлаучыларны Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе җитәкчесе Руслан Сөләйманов та котлап, авторларга уңышлар теләде һәм, шулай ук, бүләкләр тапшырды.
Ә инде үзләренең музыкаль күчтәнәчләрен Заһир Исмәгыйлев исемендәге сәнгать институты студентлары Данис Мофаззалов һәм Динар Хөсәенов матур һәм моңлы баян тавышына төреп җиткерсә, җырчылар Рафига Усманова һәм Фәндидә Харрасова шигырьләренә язылган җырларны бүләк итте. Башкорт­станның халык артисты, виртуоз баянчы Фирдүс Шәрәфуллин белән Зилә Мусинаның чыгышы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Резида Сабитова, автор-башкаручы Рания Билалова, Роза Якупова, Линат Гәрәев, Валерий Назаровның җырлары бәйрәмгә ямь өстенә ямь өстәде. Ә инде Башкортстанның халык артисты Асия Смакованың чыгышы күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте.
Рафига Усманова һәм Фәндидә Харрасова икесе дә татар иҗтимагый оешмаларында актив эшчәнлек алып бара. Аларны котларга дип “Сәхиб­җамал”, “Ак калфак” оешмалары вәкилләре, райондашлары да килүе чараның дәрәҗәсен тагы да күтәрде.
Ә инде чара тәмамлануга ике автор янында да автограф алыр өчен чират барлыкка килгән иде.

Зөһрә ИСЛАМОВА.

 

Автор:Зөһрә Исламова