+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
18 апрель 2025, 04:40

Бәйрәм көтелә көзгә – “Һәнәк” җитәчәк йөзгә!

Республикабызның юмор һәм сатира журналы “Һәнәк”кә быел 15 сентябрьдә 100 яшь тулачак! Шул бәйрәм алдыннан юмористлар һәм сатириклар Башкортстанның беренче халык шагыйре, татар һәм башкорт әдәбияты классигы Мәҗит Гафуринең мемориаль йорт-музеена Мәзәк мәҗлесенә җыелды. Музей мөдире Алинә Байегетова кунакларны якты йөз белән каршы алды.  

Бәйрәм көтелә көзгә – “Һәнәк” җитәчәк йөзгә!Бәйрәм көтелә көзгә – “Һәнәк” җитәчәк йөзгә!
Бәйрәм көтелә көзгә – “Һәнәк” җитәчәк йөзгә!

Матур чараны республикабызның Милли әдәбият музее директоры Зәки Әлибаев ачып җибәрде. Ул халык күңелендә патриотлык тәрбияләүдә әдәбиятның әһәмияте турында сөйләде, әдәбият музее бинасын булдыру мөһимлеген әйтте, аның биш филиалының тәрбия эшенә зур өлеш кертүен билгеләде.


Чараны “Һәнәк” журналының баш мөхәррире Илгиз Ишбулатов алып барды. Басманың художество мөхәррире, рәссам Артур Василов журналга язылган кунакларның рәсемен ясап бүләк итте.
Аннары сүзне “Һәнәк” журналының легендар баш мөхәррире (1980-2010 еллар), Баш­кортстанның халык язучысы, билгеле сатирик Марсель Сәлимов алды һәм барчабызны Көлке көне белән котлады, мәҗлескә килгән кешеләргә рәхмәтен белдерде.


Язучылар берлеге әгъзалары кызык шигырь һәм юморескаларын укыды. Леонид Соколов, Владимир Кузьмичёв, Любовь Новикова, Нина Тур, “Һәнәк” журналының ике генә битендә булса да урыс телендәге әсәрләр бирелсен иде, дигән теләк белдерделәр. Мөнир Вафин бик кызык уен уйнатты. “Без коллар түгел” дигән җөмләне урысчага тәрҗемә иттерде һәм шуны тиз-тиз генә күп итеп кабатларга кушты. “Мы не рабы” дигәнне тиз-тиз кабатласаң, “Мөнир абый” дип ишетелә икән.


Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Гөлдәрия Йосыпова Марсель Сәлимнең сатирасын Салтыков-Щедрин сатирасына тиңләде.
Мар. Сәлим кунакларны иҗади дуслары белән таныштырды. Туймазыдан “Алтын башак” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Наҗия Гәрәева, Уфаның Дим районыннан актив җәмәгать эшлеклесе Миңлегөл Мәсәгутова, Мәҗит Гафури фондыннан Люция Гафури мәҗлескә аның махсус чакыруы буенча килгәннәр иде.


Мәҗлесне үткәрү урыны очраклы сайланмаган. Башкортстандагы беренче сатира һәм юмор журналын – тәүдә “Яңа авыл” (хәзерге “Кызыл таң”) гәзите кушымтасы булып таралган басманы шулай дип 1925 елда Мәҗит Гафури үзе атаган.

Наҗия ГӘРӘЕВА.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас