+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
18 апрель 2025, 09:10

Милли киемдә милләт рухы чагыла

Бүген Башкортстанда Милли костюм көне билгеләнә.

Милли киемдә милләт рухы чагылаМилли киемдә милләт рухы чагыла
Милли киемдә милләт рухы чагыла


Уфада "Бердәм Русия" партиясенең иҗтимагый штабында Милли костюм көненә багышланган семинар узды.

Башкортстанның Республика халык иҗаты үзәге генеральный директоры Салават Кирәев чараны мәдәният министры Әминә Шәфыйкованың сәламләү сүзе белән башлады. Ул күпмилләтле республикабызда һәр милләтнең үзенчәлеген саклап калуда зур эшләр башкарылуын ассызыклады һәм семинарда катнашучыларны бәйрәм белән котлады.

Түгәрәк өстәл артында башкорт, урыс, татар, мари костюмнары хакында чыгышлар ясалды.

Катнашучылар Әбҗәлил, Балакатай, Миякә, Ишембай, Архангель, Кырмыскалы, Дәүләкән, Иглин, Нуриман районнарыннан, Уфа, Стәрлетамак, Бөре, Мәләвез, Дәүләкән, Ишембай шәһәрләреннән, Курган өлкәсеннән килгән иде.

Фото: Зөһрә Исламова


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас