Моны ТМТВ каналы күрсәтте.
– Имеш-мимешләр күп, әлбәттә. Ә иң сәере – социаль челтәрләрдә минем үлүем турында хәбәр таралуы. Шалтыратып: “Син исәнме соң?”, “Үлмәдеңме әле син?” дип сораучылар байтак булды, ди артист.
Артист турында шулар билгеле: ул 28 тапкыр юлда авариягә тарыган, 17 машинага зыян салган, өч тапкыр – “КамАЗ” астына, ике тапкыр – фура астына эләккән, 15 метр биеклектәге күпердән егылып төшкән.
2024 елның ноябрендә җырчы исерек, өстәвенә, машина йөртү таныклыгыннан да мәхрүм ителгән килеш авария ясаган. Моның өчен аны алты айга колония җәзасына хөкем иткәннәр иде. Күптән түгел ул иреккә чыкты.
Билгеле булуынча, Ринат Рәхмәтуллинга 55 яшь, ул үзеннән 29 яшькә кечерәк Динара исемле кызга өйләнде.
Фото: татар-информ