+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
21 апрель 2025, 09:15

Уфада Дагыстан театрының зур гастрольләре узды

Уфа «Нур» татар дәүләт театрында Алимпаша Салаватов исемендәге Дагыстан дәүләт кумык музыкаль-драма театрының «Зур гастрольләр»е узды.

Уфада Дагыстан театрының зур гастрольләре уздыУфада Дагыстан театрының зур гастрольләре узды
Уфада Дагыстан театрының зур гастрольләре узды


Спектакль алдыннан «Нур» татар дәүләт театры җитәкчелеге һәм кунаклар журналистлар белән очрашты. Гастроль туры Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенрусия гастроль-концерт планы нигезендә РОСКОНЦЕРТ тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Дагыстан театры гастрольләре 18 апрельдә Гамид Рөстәмовның «Йөрәк сөйсә» музыкаль комедиясе белән башлады. Спектакль алдыннан сәламләү сүзе белән Башкортстан Башлыгының иҗтимагый-сәяси үсеш идарәсе башлыгы урынбасары, милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге мөдире Энҗе Вернигор Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Азат Бадрановның сәламләү сүзләрен укыды. Ул тамашачыларны искиткеч вакыйга белән котлады һәм кунакларга иҗади уңышлар теләде. Шулай ук театрның 95 еллык юбилее уңаеннан да казанышлары билгеләп үтелде.

- Без Башкортстанда беренче тапкыр гына түгел. Бирегә һәрвакыт теләп киләбез. Җылы каршы алуыгыз өчен зур рәхмәт! Үзегезне көз айларының берсендә Дагыстанда көтеп калабыз, - диде Дагыстан театры директоры, Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Скандарбәк Тулпаров.
19 апрельдә Дагыстан дәүләт кумык музыкаль-драма театры Уфа тамашачысына Федерико Гарсиа Лорканың «Кровавая свадьба» (реж. Гиви Вәлиев), 20 апрельдә Авксентий Цагарели пьесасы буенча куелган «Ханума» музыкаль комедиясен (реж. Дмитрий Павлов) тәкъдим итте. Шулай ук кумык театры уфалыларга күчтәнәч тә әзерләп алып килгән иде. Гастроль репертуарыннан тыш, алар ике көн рәттән балаларга “Маугли һәм Лия” мюзиклын күрсәтте.
Әйтергә кирәк, Алимпаша Салаватов исемендәге Дагыстан дәүләт кумык музыкаль-драма театрының һәр спектакле аншлаг белән узды.

Фото: ВК театра "Нур"


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас