Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал сәнгате кафедрасы. Вокал классы бүлмәсе. Монда сихри мохит. Бу бүлмәдә бөек шәхес, профессор Миләүшә Гали кызы Мортазина бик күп еллар буе укыта, җыр сәнгате йолдызларын тәрбияли. (60 еллык аның гомум эше сәнгать училищесын да үз эченә ала). Диварда ул тәрбияләгән күренекле җырчыларның фотолары, портретлары: Илфак Смаков, Наҗия Аллаярова, Флүрә Ногманова, Саҗидә Галимова, Венер Мостафин, Радик Гәрәев, Аскар белән Илдар Абдразаковлар, Сәйфулла Хәйруллин, Раил Кучуков... Һәм тагын бик күпләр. Аларга диварның икенче ягыннан Миләүшә Мортазина бага. Карашында сынау да, горурлык та, ярату да, таләпчәнлек тә... Гомумән алганда, сурәттән җылылык бөркелә. Идрис Газиев нәкъ менә шушы мохиттә егерме биш елга якын Миләүшә Гали кызы белән бергә эшләп, бүген аның эшен дәвам итә. 2001 елда шәхсән Миләүшә Мортазина чакыра аны бу эшкә. Узган гасырның 90нчы елларында Идрис сәнгать училищесында үзен укытучылыкта бераз сынап карый. Шуңа да бу тәкъдимгә бик теләп ризалаша. Әйтергә кирәк, училищеда И. Газиев кул астында укып чыккан беренче укучысы Сүрия Гыймалова Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек була. Ә инде институтта эшләгән дәверендә аның классында укып чыккан егетләр һәм кызлар төрле дәрәҗәдәге мактаулы исемнәргә ия булдылар. Алар арасында Башкортстанның халык артисты Заһир Исәнчурин, Башкортстанның атказанган артисты Ирина Остин, И. Газиевта камера-җыр классында шөгыльләнгән Әлфия Кәримова – Башкортстанның халык артисты. Профессор Идрис Газиев укучылары арасында Халыкара һәм Бөтенрусия конкурслары лауреатлары булган Юнир Хисмәтуллин, Вилдан Абраров, Идел Аралбаев, Гүзәл Фазылова, Алина Гозәирова, Тимур Рамазанов, Эльвира Фәйзуллинаны горурланып телгә ала. Бүген дә профессор классында укыган егетләр һәм кызлар остазлары кул астында җыр сәнгатенең серләрен өйрәнә, дус булып бер гаилә мохитендә яши.
Укытучы һөнәренә тартылу Идристә — бала чагыннан. Авыргазы районының Корманай урта мәктәбендә аның әти-әнисе хөрмәтле укытучылар була. Әнисе Мәрьям Әхмәтгали кызы 35 ел башлангыч сыйныф балаларын укыта, әтисе Мөдәрис Харис улы 47 ел география, табигать, зоология, биологиядән белем бирә. Укытучылар җитешмәгәндә, баянын күтәреп, җыр дәресләре дә үткәрә. Оясында ни күрсә – очканында шул булыр, ди бит халык.
Идристә балачактан менә шул ике юнәлеш – җырга һәм педагоглыкка тартылу тәрбияләнә дә инде. Башта җыр сәнгатенә хезмәт итә, аннары укыту эшен сайлый. Ул икесенә дә бөтен булмышын бирә. Соңгысын әлеге көндә аеруча яратып башкара. Студентлары турында сөйләгәндә үк аның үз урынында икәне күренеп тора. Гадәттә, җырлый алмый башлагач яисә тавышы беткәч, башка эшкә күчәләр дип әйтәләр бит. Мондый күренешне биючеләр, спортчыларда еш күзәтәбез. Ә Идрис Газиевка бу кагылмый. Җыр сәнгатенә ул әлегәчә тугры кала.
– Мин институтта укыганда ук Миләүшә Гали кызының түбән курстагы башка студентлар белән шөгыльләнгәнен күрергә, дәресләренә кереп утырырга сорый идем, – дип искә ала ул елларны сагынып. – Ничек башкалар белән эшли икән остазым? Ул студентларны җырлата да: “Я, Идрис, кайда нинди хата, җитешсезлек күрәсең? Кайсы аваз дөрес алынмады?” — дип, минем фикерне сорый. Мин каушавымны җиңеп, үзем сизгән төгәлсезлекләрне әйтәм. Остазым шатланып: “Менә бит, хәтта Идрис тә таный!” – дип мине канатландыра иде. Ул миңа шунда ук ике һөнәри юнәлеш биргән. Беренчедән, булачак җырчы өчен, икенчедән, укытучылык эшенә башлангыч салган. Ул безнең табигатебезне, халәтебезне ача белгән.
Идрис студент елларыннан башлап бүгенге көнгә кадәр үзенең ясыйсы һәр адымын, әйтәсе сүзен Миләүшә Мортазина шәхесенә үлчәп башкара. Остазындагы эшсөярлек, намус белән хезмәт итү, һөнәргә тугрылык, максатка ирешү, принципиальлек, таләпчәнлек – Идриснең бүгенге эш кануннары.
– Миләүшә Гали кызында тормыш мәктәбе үттек без. Ул ялкауларны яратмады. “Минем “хезмәт” дигән тылсымлы таягым бар, шул таякны күтәрә алмаганнар максатка ирешә алмый”, — ди торган иде. Ә иң тырышлар кала. Миләүшә Мортазинада 9 ел (училище, институт) осталыкка өйрәнгән өч кеше – Венер Мостафин, Радик Гәрәев һәм Идрис. Аскар белән Илдар Абдразаковлар да шул тырышлар арасында. Алар җиде ел укый.
Идрис тәүдә укытучылык эше белән бергә филармониядә эшләвен дә дәвам итә. Ә соңгы унбиш елы фәкать укытучылыкка багышлана. Миләүшә Мортазина үрнәгендә җыр сәнгатен үстерү, тарихын өйрәнүгә күп көч сала. Фәнни журналларда мәкаләләр бастыра. “Музыка фәне проблемалары”, “Фәнни Татарстан”, “Сәнгать: теория һәм практика” кебек журналларда аның дистәләгән мәкаләләре дөнья күрә. Казанда эшләп килүче “Тәртип” радиосына чакырып, татар эстрада җырларының тарихына багышланган тапшырулар оештыралар. Шундый эзләнүләр Идрисне кандидатлык диссертациясе язарга этәрә һәм ул аны “Идел-Урал мөселманнарының вокаль мәдәниятендә профессионализмның формалашуы һәм үсеше” дигән темага 2009 елда Казан консерваториясендә гаять зур уңыш белән яклый. Белемен камилләштерү дә остазы үрнәгенә иярүдән: икенче югары белемне Мәскәүдә алып, “Музыкаль театр режиссеры” белгечлегенә ия була.
Үзенә шулкадәр күп бурычлар йөкли Идрис Газиев. “Ничек өлгерәсең”, дип бер гаҗәпләнеп, бер сокланып сораучылар да була хәтта. Алай гынамы! Гәзит укучылар, тамашачылар аны төрле конкурсларда жюри әгъзасы, хәтта рәисе буларак та күреп гадәтләнгән. Бу, күпләр уйлавынча, өстәл артында утырып, башкаручыларның ничек җырлавын бәяләү генә түгел. Ул анда алар белән осталык дәресләре үткәрә, яшь җырчыларның тавышына туры килердәй җыр сайларга ярдәм итә, җырның тарихы белән таныштыра. Соңгы елны гына ул катнашкан чараларны санап китик әле. Нефтекама шәһәрендә узган Фәридә Кудашева исемендәге “Дуслык моңы” халыкара конкурсы, Татарстанның Сарман районында 7 яшьтән 21 яшькәчә башкаручыларның төбәкара “Илһам чишмәсе” бәйгесендә эшли ул. Сарманда Зөһрә Сәхәбиева, Зөһрә Шәрифуллина белән бергә мастер-класслар үткәрә, яшьләргә башкару осталыгы дәресләре бирә. Март башында гына Казанда Җәүдәт Сөләйман шигыренә Роза Мөхетдинова иҗат иткән “Тамырлар” дип аталган кантата тамашасында катнашты. Ул анда тенор партиясен башкарды. Казанда узган “Татар җыры” XXV Халыкара эстрада фестивалендә катнашып, “Алтын барс” сыны һәм фестивальнең дипломы белән бүләкләнде.
– Мине шундый дәрәҗәле чараларга чакыруларын дулкынланып кабул итәм, – ди Идрис. – Үзеңнең кирәклекне тою бик рәхәт. Төрле конкурсларда яшьләр белән тәҗрибә уртаклаша алуым белән канәгатьмен. Үзем укыткан студентларымның уңышларына да сөенәм, димәк, эшемнең нәтиҗәсе бар. Димәк, мин остазымның йөзенә кызыллык китермим. Мин берчак: “Студентлар белән шөгыльләнгәндә мин Сезнең образга кереп утырам”, — дигән идем. Шул вакытта, чынлап та, мин үземне Миләүшә Гали кызы образында хис итәм.
“Сәхнәне сагынасыңмы?” дигән соравым Идрисне моннан 45 ел элек булган вакыйгаларга алып китте. Ни өчен кырык биш? Чөнки быел Идриснең зур сәхнәгә аяк басуына нәкъ шулай – кырык биш ел!
1980 ел. Яшь җырчыларның Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге республика конкурсында катнаша ул. Сәнгать училищесының өченче курс студенты. Жюри рәисе – Заһир Исмәгыйлев. Идрис Газиев ике җыр башкара: башкорт халык җыры “Азамат” һәм киң билгеле “Мәңгелек ут” (икенче исеме “Һаман да көтәсең”. Сафьян Ибраһимов көе, Рифгать Закиров сүзләре). Баянда – Таһир Камалов уйный (соңыннан киң билгеле дирижер, хәзер инде мәрхүм). Заһир Исмәгыйлев кулыннан лауреат дипломын алуны Идрис әле булса дулкынланып искә төшерә. Шул көннән башлап Идрисне җырчы буларак таныйлар, төрле чараларга, концертларга, хәтта гастрольгә чакыралар.
Элек “Родина” кинотеатрында фильм башланыр алдыннан фойеда оркестрга кушылып җырчылар концерт куя торган була. Идрисне дә чакыралар бу концертларда катнашырга. Шулай беркөнне оркестр эшчәнлеген тикшерергә Мәдәният министрлыгыннан комиссия килеп төшә. Комиссиядә танылган композитор Рим Хәсәнов та була. Идрис ул көнне нәкъ Рим Хәсәнов җырларын башкарырга әзерләнгән була. Композиторга яшь егетнең җырлавы бик ошый. Танышып китәләр. Күп тә үтми Идрисне тулай торак коменданты бүлмәсенә телефонга чакыралар. Рим Хәсәнов! Ул Идрисне Композиторлар берлегенә очрашуга чакыра. Идрис бер шатланып, бер каушап очрашуга бара. Рим Хәсәнов Идриснең тавышын бик ошаткан икән, яңа җыр тәкъдим итә. Якуп Колмый сүзләренә иҗат ителгән “Син – җырым минем” әсәре була ул. Ул — Идрисне профессиональ сәхнәдә таныткан җыр! Шул ук җәйне ВЛКСМ өлкә комитетының иҗади төркеме белән Идрисне гастрольләргә алып чыгалар. Бригадада — Рим Хәсәнов, музыка белгече Эльвира Давыдова, ул чакта ук популяр җырчы булып танылган Нәзифә Кадыйрова һәм баянчы Рамил Габделхаков. Ишембай, Стәрлетамак якларын гөр китерә алар. Басу хезмәтчәннәре алдында да чыгыш ясыйлар. Беренче тапкыр Идрис Газиев Нәзифә Кадыйрова белән дуэт башкара. “Мин кем дә, Нәзифә кем!” Гаҗәпләнүенең чиге булмый Идриснең. “Димәк, мине җырчы буларак таныйлар”, – дип үзен кулга ала. Аннары Идриснең “Мелодия” фирмасында берничә пластинкасы языла. Гомумән алганда, җырчының дискографиясе 15тән артык компакт-дисктан тора. 1982 елда Радик Гәрәев белән икесе Рим Хәсәнов җырларыннан гына торган гигант пластинка яздырыла... Ул нәкъ аны таныткан җыр исеме белән (“Син – җырым минем”) атала. Композиторлар, шагыйрьләр Идрискә җырларын тәкъдим итә. Хәтта Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим, телефоннан шалтыратып, Идрискә җырга ярашлы шигырьләр укыган. Ул: “Идрис, уятмадыммы?” – дип иртүк шалтырата торган булган.
– Ничек инде Мостай Кәримгә “мин йоклыйм әле” дип әйтә алыйм инде, – дип көлә хәзер Идрис. – Шагыйрь бер шигырен укыды. Әгәр ошаса, композитор табуымны сорады. Мин ул шигырьне Резеда Әхияровага бирдем. Бик матур, фәлсәфи җыр туды – “Таң әтәчләре кычкыра”. Мин аны Мостай Кәримнең 100 еллык хәтер кичәсендә кызы Әлфия соравы буенча җырладым.
Ә кайчандыр, ундүрт-унбиш яшьләрендә пластинкаларга кушылып җырлар өйрәнгәндә бу хакта хыяллана гына иде бит. Иң зур теләге аның – Илһам Шакировны күрү. Казанда зур сәхнәдә чыгыш ясау. Һәм ул концертка Илһам Шакировны чакыру... Хыялы тормышка аша Идриснең: 1992 елда Казанда аерым концертлар бирә. Шунда Илһам Шакиров гөлләмә күтәреп сәхнәгә менә. Татарстан гәзитләре “Илһам Шакиров та чәчәкләр бүләк итә” дип язып чыгалар. Ә кырык биш ел эчендә нинди генә бүләкләр, мәртәбәле исемнәр бирелми Идрис Газиевка! Ул – СССР Мәдәният министрлыгының “Хезмәттәге казанышлары өчен” мактау билгесе иясе, Газиз Әлмөхәммәтов, Галимов Сәләм, Галимҗан Ибраһимов исемендәге премияләр лауреаты, “Сочи-84” Бөтенрусия эстрада җырлары конкурсы, “Татар җыры” Бөтенсоюз конкурсы, Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, Русиянең “Дуслык” ордены кавалеры, Башкортстанның, Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты, Башкортстанның “Мәгариф отличнигы” исеменә лаек. Авыргазы районының шәрәфле шәхесе. Ә кайларда гына чыгыш ясамый ул! Финляндиянең Ислам үзәге чакыруы буенча берничә тапкыр анда гастрольләрдә була. Аннары – Германия, Италия, Голландия, Һиндстан, Төркия, Казахстан, Тунис, Австрия... Ә Русия буйлап гастрольләрне әйтеп торасы да юк.
Бүген укытучылык эшенә мөкиббән китсә дә, Идрис: “Җыр сәнгате мине күтәрде. Шуңа да сәхнәдән тыш эшемне дә мин шушы сәнгатькә хезмәт итүгә багышлыйм. Мине югалткан тамашачыларыма җыр өлкәсендә, шәхесләребезне барлауда яңа ачышлар ясарга тырышам”, ди. Югаламы соң Идрис! Ул әледән-әле төрле концертларга чакыру алып кына тора. Җыелма концертлар, конкурстан соң гала-концертларда аның “акапелла” (музыкасыз) җырларын халык алкышларга күмә. Узган елның җәендә аны якташыбыз, күренекле җырчыбыз Илдар Абдразаков Санкт-Петербургка чакырып алды. Аның “Җәйге мәктәп” дигән проектында Идрис Газиев укытучы-остаз буларак та, җырчы буларак та киңәшләре, тәҗрибәсе белән ярдәм итте. Тәүдә 300дән артык җырчыны Интернеттагы язмалары аша тыңлап, утызын сайлап ала комиссия. Аннары финалга ун кеше үтә. Алар алдында да Идрис осталык дәресләрен үткәрә.
Идрис Газиевның тагын бер үтә дә мөһим һәм ихтирам уята торган эше белән таныштырмасак, бу язма тулы булмас, мөгаен. Ул бит әле профессор дәрәҗәсенә ия кеше. Бу – гыйльми эш, мәгърифәтчелек дигән сүз. 2001-06 елларда аның тәкъдиме белән Казандагы “ТНВ” каналында музыкаль телефильмнар төшерелә. Режиссер Наилә Сабитова белән берлектә тугыз фильм төшерелә. Идрис үзе сценарий яза, баян һәм скрипка, фортепиано, инструменталь трио, квартет, камера оркестры, Татарстан дәүләт симфоник оркестрына кушылып үзе үк билгеле һәм инде онытылып беткән җырлар, романслар башкара. Бу фильмнарда шулкадәр тирән тарих ята, соклангыч! Алар “Идрис Газиев тәкъдим итә” дигән баш астында “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында даими күрсәтелеп тора. Нәрсә турында ул фильмнар? Җыр өлкәсендәге атаклы шәхесләр, татар җырының тарихы турында. Татар эстрада җырларының туу тарихы аны нык җәлеп итә. Бер фильмның исеме үк әйтеп тора: “100 ел элек татар җыры”. Аннары шәхесләр – Солтан Габәши, Мансур Мозаффаров, Бакый Урманче, Фәрит Яруллин (ике кисәк), Заһит Хәбибуллин, Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Александр Ключарев. Бу фильмнарны төшергәндә Идрис архивларда, китапханәләрдә эзләнә, теле-радиода сакланган язмаларны тыңлый. Аңа бик күп кеше ярдәм итә: бөек җырчыбыз Илһам Шакиров, Камал театры директоры Шамил Закиров, балетмейстер Хашим Мостаев, композиторлар Мирсәет Яруллин, Ренат Еникеев, мәдәният министрлары Илдус Тарханов һәм Зилә Вәлиева, биюче Мәрьям Карамышева, җырчы Усман Әлмиев, киң билгеле музыка белгечләре Мәхмүт ага Нигъмәтҗанов, Зәйнәп апа Хәйруллина.
– Олы яшьтә булуына карамастан, Зәйнәп апа (90 яшьне тутырган була), хәтере яхшы иде, бик күп кызыклы мәгълүматлар бирде миңа, – дип хәтерли Идрис. – Ул бит 16 яшендә, 1936 елда Казан радиосында туры эфирда Газиз Әлмөхәммәтовның концертын алып барган, ул җырларны игълан иткән. Минем өчен зур табыш, ачыш булды ул. Бу фильмнарны төшергәндә ярдәм иткән кешеләрнең күбесе бакыйлыкта. Ә фильмнарда алар яши...
Бу фильмнарның кайберләре Г. Камал театрында төшерелә. Театр хезмәткәрләре Идрискә бар яклап ярдәм итә – костюмнар бирүме, сәхнәне бизәүме... Солтан Габәши турында фильм әзерләгәндә аның ачы язмышка дучар булуы Идрисне нык тетрәндерә. Композитор турында мәгълүмат җыярга танылган биюче Хашим Мостаев ярдәм итә. Ул Солтан Габәшидә укыган булган. Музыка училищесы урнашкан бинадагы сыйныф бүлмәләренә кадәр күрсәтә биюче. 24 сәгать эчендә эшне ташларга дигән карар чыгарылгач, Габәши Борай районының Чалкак авылына юл тота. Гомеренең соңгы еллары шунда үтә. Идрис Габәшидә укырга өлгергән андагы халык белән аралаша. Авыл музеенда композиторның үз куллары белән үреп эшләнгән урындыкны, аның мандолинасын күреп хәйран кала.
Соңгы елларда Идрис милли мәдәният темаларына лекцияләр үткәрә. Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге әңгәмә клубы оештырган бер кичәдә үзем дә катнаштым. “Габәши эзләре буйлап”, “Татар дастаннары – көйләп уку сәнгате”, “Татар бәетләре: мин әйтәм, ә сез тыңлагыз”. Бу лекцияләрне клуб җитәкчесе Нәфисә Акчурина оештыра. Алардан татар халкының үткәне, яшәеше турында киң мәгълүмат алырга була. “Бәет жанры ике халыкка – татар белән башкортка хас, – ди Идрис. – Мәгълүмат туплаганда бик күп ачышлар ясадым. Алар миндә генә калмасын, халыкка да җитсен дип, шундый лекцияләр укырга булдым”.
Иске граммофон пластинкаларын тыңлап, ХХ гасыр башындагы татар халык музыкасы мәдәнияте турында бик күп мәгълүмат туплый Идрис. Аны хәзер фәнни конференцияләргә чакырып, ясаган ачышлары белән уртаклашуын сорыйлар. Апрельдә генә “Музыкаль башкаручанлыкның актуаль проблемалары” дигән конференциягә чакырганнар. Идрис граммофон язмаларын өйрәнгәндә бик кызыклы фактларга тап була. Аның коллекциясендә хәтта 1906 елда Казанда яздырылган язмалар бар. Анда — гармун һәм скрипкага кушылып җырлаган хатын-кыз тавышы.
– Сәнгать кешесенең, гомумән, билгеле шәхесләрнең шәхси тормышы белән укучылар аеруча кызыксына. Казанга күчеп китәргә җыена икән дигән хәбәрләр дә йөрде... – шундый сорау бирдем җырчы-педагогка.
– Казан дигәннән... Мин анда бик еш барам. Ничә еллар инде Уфа белән Казан арасындагы юлыма тузан кунмый! Фильмнар төшерү күп вакытны алды, концертлар, фестивальләр... Фәнни конференцияләргә еш чакыралар, конкурсларда жюрида эшлим... Эшем буенча гел Казан белән бәйлемен. Анда барганда тукталасы җирем дә бар. Ләкин мин Уфаны яратам. Монда мин җырчы булып үстем, укытучы булып өлгердем. Шәһәрдән читтә бакчабыз да бар. Минем гомер юлдашым белән укучылар, тамашачылар яхшы таныштыр дип уйлыйм. Ул – Венера Әюпова, Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекториенда әйдәүче белгеч.
Әйе, Венера Хәдис кызы филармониядә илле елга якын лектор-музыка белгече булып эшли. Ул – Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, “Хезмәттәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнгән һәм Башкортстанда бердәнбер “Алтын Аполлон” премиясе (Русия) иясе. Әйткәндәй, шушындый ук премияне Илһам Шакировка да тапшыралар. Мәскәүдәге П. Чайковский исемендәге концертлар залында бу тантана уңаеннан оештырылган концертны Венера Әюпова алып бара һәм Илһам Шакировны игълан итеп сәхнәгә җырларга чакыра!
Хәбәрче булып эшләгәндә Венера Хәдис кызының лекцияләрендә еш булырга туры килде миңа. Аеруча мәктәп укучылары өчен үткәрелгәннәре җәлеп итә. Ул лекцияләрне шулкадәр мавыктыргыч итеп кора, үзеннән-үзе кызыксынып тыңлый башлыйсың. Венера ханымны республикада тере энциклопедиягә тиңлиләр. Андагы белем, андагы зиһен соклангыч! Идрис хатыннан уңган дип әйтәсе генә кала. Аның гыйльми эшләргә кереп китүендә музыка белгече буларак, Венера Хәдис кызының да өлеше зур. Чөнки аңардагы музыка тарихын кулланмый мөмкин түгел.
Шулай итеп, Идриснең бөтен булмышы җыр сәнгатенә багышланган: сәхнәдә җырлавы да, укытучылык эше дә, татар җырлары тарихын өйрәнүе дә, хәтта хәләл җефетенең музыка белгече булуы да... Соңгы елларда бер матур җыр башкарды Идрис Газиев. Ул Элмир Низамов белән Ренат Харис иҗат иткән “Яңа рәхәтлек” җыры. Анда шундый сүзләр бар:
Алтын көзләр үтте,
Көмеш кышлар җитми, –
Аралыкта яшим әле мин...
– Минем халәтемә, яшемә туры килә бу җыр, – ди Идрис. – Бик яратып җырлыйм...
Кышларыңа әле иртә, Идрис. Тышта яз! Студентларыңны җылы язларга, ямьле җәйләргә алып чык! Тамашачыларыңны да онытма. Бәйрәмең котлы булсын!
Фәния ГАБИДУЛЛИНА-СӘЕТГӘРӘЕВА.