+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
22 апрель 2025, 06:49

Төгәл бер ел иректә...

Җырчы Ринат Рәхмәтуллин өчен ул 365 көн генә түгел.

Төгәл бер ел иректә...Төгәл бер ел иректә...
Төгәл бер ел иректә...

Бу хакта уйланулары белән ул социаль челтәрдә уртаклаша:

"Бөтен гомергә тиң еллар була. Минем иреккә чыкканыма төгәл 1 ел узды. Ләкин чынлыкта мин әле үз юлымны башладым гына.

Бу елда барысы да булды: ышаныч, курку, илһам. Йокларга ирек бирми торган уйлар. Шунда ук җавабын табып булмый торган сораулар. Мин тормышка башка күзлектән карый башладым. Яңадан суларга өйрәндем. Мине яратканнарны ишетә, аяк астымда җир барлыгын тоя башладым.

Әлеге юлым «Тормыш китабы» дигән концерт программамның нигезе булды. Бу гади генә җырлар түгел. Аларның һәрберсе – минем тормышымның бер бүлеге. Алар уйлап чыгарылмаган, алар – яшәлгән. Чын көйләр студиядә түгел, ә йөрәктә туа.

Әлеге программа үз-үземне аңларга теләгәннән туды. Ничек кенә авыр булуга карамастан, алга барырга кирәклеге турында ул. Мәхәббәтне саклау һәм барысын да яңадан башлап булу турында. Минем гаиләм – минем көчем. Барысына да рәхмәтлемен. Алар һәрвакыт янәшәмдә. Аларның ышанычы мине караңгылыктан яктыга алып чыкты.

Иң мөһиме – мин хәзер чынлап та үз урынымда икәнемне беләм".

 

Фото: Ринат Рәхмәтуллинның шәхси архивыннан.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас