Җырчы социаль челтәрләргә кызлар белән төшкән фотоларын куйгалый. Анда «Күңел» радиосы алып баручысы Лилия Гатинаны да, тагын бер кызны да күрдек. Һә менә Русланның сторисларында тагын Лилия Гатина!
Руслан Лилияне биленнән кочаклап фотога төшкән. Халык инде әллә ниләр юрап өлгергән. Әмма Руслан һаман да сер саклый. Җырчы фото янына берни дә язмаган, моңсу җыр гына куйган.
Руслан белән Лилияне матур пар итеп күрүчеләр байтак. Җыр Илмирага багышланмый микән, дип уйлаучылар да бар барлыгын...