47 яшьлек артист Ислам диненнән православиегә күчүе турында сөйләгән. Аның әтисе – яһүд, әнисе мөселман икән. Әмма әтисе, өйләнгәч, Ислам динен кабул иткән.
Шуңа артист үзе дә башта Ислам динен тоткан. Винарис Ильегет блогер Олеся Лесная белән әңгәмәсендә шул хакта сөйли.
– Бернинди дә проблема булмады, мин шулай теләдем. Православие динендәге исемем – Виталий. Әнием башта бу адымыма бераз үпкәләп тә йөрде. Ике динне дә яратам, Аллаһ – бер бит. Гел чиркәүгә йөрим, мин - бик дини кеше. Фанатларча мөнәсәбәттә түгелмен анысы, әмма диннән башка яшәү мөмкин түгел дип саныйм, - ди артист.
Винарис җырчы Лилия Хәмитова белән гаилә корды. Өйләренең бер почмагында – иконалар, икенче почмагында – шамаилләр эленеп тора икән.