+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
24 апрель 2025, 13:20

Әнвәр Нургалиев бик шәп кешедә кунакта булган

"Татарыбызның сынмас кешеләренең берсе", - дип сөйли ул.

Әнвәр Нургалиев бик шәп кешедә кунакта булганӘнвәр Нургалиев бик шәп кешедә кунакта булган
Әнвәр Нургалиев бик шәп кешедә кунакта булган
Буада концерт белән булганда Әнвәр Нургалиев Раил Садрыев янына кунакка кереп чыккан.

«Раил абый, бик шат сине күрүгә. Безнең хакта язачаклар әле. Горурланам синең белән», – ди ул, бүлмә хуҗасын иңнәреннән кочаклап.

Раил Садрыев кунагына бакчасын, пыяла верандада үсеп утыручы кыярларын күрсәтә, яңа уңыш белән сыйлый.

«Буада булганда һәрвакыт Раил абый Садрыев белән күрешәм. Минем өчен ул – бөек шәхес, абый, чын татар, татарыбыз өчен янып яшәүче кеше. Буа драма театры төзелүгә, аның данын бөтен Русиягә таратуга зур өлеш керткән кеше. Нинди генә авырлыклар килсә дә, ул күңелен төшерми: әсәрләр, картиналар яза, бакча белән шөгыльләнә.

2014-15 елларда концертыма алып баручы итеп чакырган идем. Раил абый, булганың өчен рәхмәт. Син – чын шәхес», – дип язган җырчы.

фото: видеодан скриншот

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас