Ул «Туктама, соңлама» дигән яңа җырын тәкъдим иткән. Аның посты янында артистка бик күп комментарийлар язып калдырганнар.
«Эх, матур, моңлы да бит. Тик бу холык гаиләне таркатты. Нинди генә холкың булса да, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Кызганыч. Икесенә дә карап, йөрәгем яна», дип язган берәү кайсысыныңдыр холкына ишарәләп.
«Барыбыз да аптырашта. Тик бу тормыш, язмыш, нишләмәк кирәк. Бәлки, хаталар өстендә эшләп, яңадан кушылыргадыр?»;
«Давай, Ләйләне алып кайт. Сез матур парлар. Кем гаепле икәне безгә караңгы, тик гаиләгезне туздырмагыз. Без сезне яратабыз», – дип язучылар бар.
«Рәхмәт, кадерле тыңлаучыларым! Мин сезгә яңа җырларымны чыгарып торырмын. Беркем белән дә ярышмыйм, ярыштырмыйм, Аллаһка шөкер. Мин сезнең ихласлыкны, ярдәмегезне сизәм. Мин һәрвакыт үзем булып калачакмын», – дип җавап биргән аларга Рөстәм.
Фото: җырчының шәхси аккаунтыннан