+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Мәдәният һәм сәнгать
26 апрель 2025, 03:10

«Фәридә-Алсу» дуэтын яратасызмы?

Аларның бик шатлыклы яңалыгы бар.

«Фәридә-Алсу» дуэтын яратасызмы?«Фәридә-Алсу» дуэтын яратасызмы?
«Фәридә-Алсу» дуэтын яратасызмы?
Фәридә-Алсу” дуэтына 30 яшь тулган көннәрдә аларның икесенә дә мактаулы исем бирелгән. Бу турыдагы карарны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

«Күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлекләре һәм музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен «Казан шәһәр филармониясе» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең концерт бүлеге вокалчы артисты Әхмәтшина Фәридә Шамил кызына, «Казан шәһәр филармониясе» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесенең концерт бүлеге вокалчы артисты Сөнгатуллина Алсу Хөрмәтулла кызына «Татарстан Республикасының халык артисты» дигән мактаулы исем бирергә», – диелгән документта.

Чын күңелдән котлыйбыз! Бу исемгә бик лаек кызлар!
 
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас